Яңалыклар
Район җитәкчелеге яшьләр белән очрашу үткәрә
2 апрель көнне район хакимияте бинасында «Авыл яшьләре көне» дигән тема астында семинар үткәрелә. Чарада район башлыгы Васил Хаҗиев, аның урынбасары Люция Әхмәтова, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, яшьләр парламенты әгъзалары, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл яшьләре катнашачак. Әлеге семинар авыл җирлекләрендә яшьләр сәясәтен...
2 апрель көнне район хакимияте бинасында «Авыл яшьләре көне» дигән тема астында семинар үткәрелә. Чарада район башлыгы Васил Хаҗиев, аның урынбасары Люция Әхмәтова, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, яшьләр парламенты әгъзалары, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл яшьләре катнашачак. Әлеге семинар авыл җирлекләрендә яшьләр сәясәтен алып баруга, авылда яшьләрнең яшәү шартларын яхшыртуга, авылда эш урыннарын булдыруга һәм аның абруен арттыруга, эшмәкәрлек эшен алып баруга юнәлдерелгән. Очрашу сәгать 9.00да башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев