Район башлыгына китап бүләк иттеләр
«Әҗмәкәй – туган авылым» тарихи китабы басылып чыгу турында газетада хәбәр иткән идек инде.
Шушы көннәрдә район башлыгы Фаил Камаев китап авторлары белән очрашты. Ул бу саллы басманың район тормышында зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте һәм рәхмәтен белдерде. Китап авторы Әнисә Әшрәпова әлеге китапның язылу тарихы белән таныштырды, район җитәкчесенә «Әҗмәкәй – туган авылым» басмасын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев