Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамазан уразасына – фарыз гыйбадәткә әзерләнәбез

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә: «Ий, мөэминнәр! Рамазан аенда ураза тоту сезгә фарыз ителде, сездән алдагы мөэминнәргә фарыз ителгәне кебек, бәлки сез ураза тоту сәбәпле тәкъва булырсыз», – дип мөселманнарга ураза тотуны фарыз кылды. Ураза тоту һәм шушы изге айда башкарыла торган гамәл-гыйбадәтләрне шартына җиткереп үтәү хакында район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас белән әңгәмә кордык.

 – Әссәләмүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, Җәүдәт хәзрәт, ел буе көтеп алган Рамазан шәриф якынлаша. Шушы мөбарәк айда кылына торган изге гамәл-гыйбадәтләрне дөрес итеп үтәү хакында сөйләшик әле. Башта уразаның нинди гыйбадәт булуын аңлатып китсәгез иде.

 – Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әссәләмүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, мөхтәрәм җәмәгать. Көтеп алган изге Рамазан ае якынлаша. Рамазан – шәгъбән аеның соңгы көне – 22 март кояш баегач башлана, ягъни беренче тәравих намазын шушы төндә укыйбыз. 23 нче март– уразаның беренче көне. Ураза – үзеңне тоту мәгънәсен аңлата. Үзен ашау-эчүдән,  әдәпсезлектән, начар гамәлләрдән тыеп торган кеше гарәпчә «саум», ягъни уразалы дип атала. Дини мәгънәдә исә ураза – таң ата башлау вакытыннан алып кояш баеганга кадәр тукланудан, җенси якынлыктан һәм начар гамәлләрдән үзеңне тыю. Үзен мөселман дип санаган кешенең таң вакытыннан башлап кояш баеганчы дару, уколдан башка тора алырлык сәламәтлеге булса, Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотарга тиеш.

Аллаһ ризалыгы өчен Рамазан уразасын тотарга ниятләгән мөселман кояш чыгарга ике сәгать кала бәрәкәтле сәхәр ашы белән сыйлана.

– Сәхәр ашы хакында аңлатма бирсәгез иде.

Уразаның вәҗибе – сәхәр ашына тору. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Сәхәр ашы ашагыз, чөнки сәхәр бәрәкәтледер» – дигән. Ифтар вакыты җиткәч соңга калмыйча авыз ачу хакында Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Кешеләр ифтар кылуда ашыгычлык күрсәткән тәкъдирдә, һәрвакыт хәерле рәвештә яшәрләр» – дигән.

 – Җәүдәт хәзрәт, шушы җаваплы да, саваплы да гыйбадәткә –  уразага  алдан хәстәрләнү ничегрәк була?

 – Рамазан – ул сынау да, бәһасез бүләк тә. Сынауга алдан хәстәрләнү мәслихәт. Ураза тотарга ниятләүче кеше рузага кергәнче атна-ун көн рухын, бәдәнен (тәнен) әзерләсә фарыз гыйбадәтне Аллаһ Тәгаләнең инсанга биргән олы бүләге итеп тоячак. Ни рәвешле әзерләнергә? Беренчедән, кальбеңне, күңелеңне әзерләү лязем. Моның өчен рамазан ае, аның фазыйләтләре, ягъни башка айлардан өстенлеге, ураза тотуның иксез-чиксез әҗер-саваплы гыйбадәт булуы хакында Аллаһ Тәгаләнең Сүзе булган Коръәндәге аятьләрне, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдис-шәрифләрен мәгънәләренә төшенеп укырга, өйрәнергә, руза хакында Ислам галимнәренең вәгазь-нәсихәтләрен укырга һәм тыңларга кирәк. Ә инде физик яктан – тәнеңне әзерләүне һәркем үзе хәл итә. Артык майлы, баллы, тозлы, какланган-ысланган ризыклар, камыр ашларын күпмедер чикләп, витаминнарга бай яшелчә, җиләк-җимеш, аксымга бай – кош ите, балык кебек ризыклар белән тукланырга киңәш итәм.

 – Җәүдәт хәзрәт, ураза тотуның шартлары хакында әйтү урынлы булыр.

– Ураза гыйбадәтенең вөҗүб шартлары: мөселман булу, акыллы һәм балигъ булу. Кеше бу сыйфатларның берсеннән булса да мәхрүм булса, аңа ураза тоту фарыз түгел. Әда шартлары: сау-сәламәт булу, өйдә булу, ягъни сәфәрдә булмау, ният кылу һәм хатын-кызларның хәез-нифастан  пакь булулары.

 – Авырулар, сәфәрдә булган кешеләр уразаны ни рәвешле тота?

  • Чирлеләр һәм сәфәрдәгеләр уразаларын соңыннан каза кылалар. Авырган кеше, әгәр рузасын тота ала икән, аның уразасы дөрес була.

– «Ни өчен ураза тотарга тиешбез?» дигән сорау бирүчеләр дә очрый.

– Ураза тоту – фарыз гыйбадәт. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 185 нче аятендә: «Рамазан ае шундый ай ки, ул айда Коръән иңдерелде: кешеләргә туры юлны күрсәтүче, һидәятне ачык бәян кылучы һәм дөресне ялганнан аеручы итеп. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Рамазан аенда берәү чирле булса, яки сәфәрдә булса, башка вакытта каза кылырлар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, үә сезгә авырлыкны теләми һәм Рамазан уразасын тутырып тотуыгызны һәм, Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен, Аллаһка тәкъбирләр әйтеп Аны зурлавыгызны тели, шаять, Аллаһка шөкер итәрсез!» – ди. Аллаһ Тәгалә боерган – без аны үтәргә тиешбез.

 – Рамазан уразасын тоткан кешенең ачуын китерсәләр ул аларга җавап кайтарса уразасы бозыламы? 

 – Аллаһ ризалыгы өчен Рамазан уразасын тотучы инсан кальбен-күңелен яман уй-ниятләрдән, начарлыклардан тыярга тиеш. Бу сорауга да Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисе белән җавап бирәм. Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Ураза – ул пәрдә, ягъни ул Җәһәннәм утыннан коткаручы. Ураза тотучы кеше начар сүз сөйләмәсен һәм наданнарга охшамасын. Кем дә булса аның белән талашырга теләсә яки аны ачулана башласа, ул ике тапкыр: «Мин ураза тотам!»  дип әйтсен. Мин, җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм, ураза тоткан кешенең авызыннан килгән ис – Аллаһ Тәгалә өчен мускусның хуш исеннән дә яхшырак. Һәм Ул: «Ул Минем ризалыгым өчен ризыктан, эчемлектән һәм үзенең дәртеннән баш тарта, бу уразаны ул Минем ризалыгым өчен тота һәм Мин аңа моның өчен әҗерен бирәчәкмен. Ә яхшы эшнең әҗере ун тапкыр артыграк булачак!»  – дип әйтер»,  – дигән.

 – Җәүдәт хәзрәт, изге гамәлләр кылып, ураза тотып әҗер-савап җыйганнан соң Кыямәт көнендә банкротка чыгу (әҗер-савапсыз калу) куркынычы да бар бит әле. Шул хакта сөйләсәгез иде.

–  Кешеләр дөньялыкта бер-берсе белән бәхилләшмәсәләр, ягъни рәнҗеткән  кешесеннән кыерсыткан кеше гафу үтенмәсә, ул кеше гөнаһасы өчен Кыямәт көнендә рәнҗетелгән кешегә әҗер-саваплары белән түли һәм банкрот кала. Әгәр дә залим кеше ураза тоткан булса,  руза тоткан өчен булган әҗер-савабы үзендә кала, аны Аллаһ Тәгалә башка кешегә алып бирми. Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Адәм баласының башкарган бөтен хәерле эшләре һәм кылган гыйбадәтләре үзе өчендер. Тик ураза алай түгел. Чөнки ураза – бары тик Аллаһ (ризалыгы) өчен башкарылган гыйбадәттер. Ураза – бәдәннең калканы. Уразалы вакытта берегез дә начар сүз сөйләшмәсен һәм кычкырып-акырып йөрмәсен. Әгәр берәү начар сүз әйтергә яки синең белән ызгышырга теләсә, аңа: «Мин уразалы» дип әйт» – дип нәсыйхәтен әйтеп калдырган.

Рамазан ае – сабырлык ае, ризыкның кадерен белү ае; фәкыйрь-мохтаҗларның, ятимнәрнең, толларның хәленә керә белү, аларга ярдәм итә торган, изгелекләрне күбрәк кыла торган ай; ачуны җиңеп, бер-береңне гафу итә торган ай. МММөселман Рамазан ае дәвамында телен, күзен, колагын, кул-аягын хәрам нәрсәләрдән аеруча нык сакларга тиеш. Башка вакытларда да һәрвакыт шул тәртипне сакларга тиешбез. Болар барысы да бәндә өчен сынау.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Рамазан уразасын тотучыларның Җәннәткә махсус капкадан керәчәкләре хакында: «Җәннәттә Рәййан исемле капка бар. Бу капкадан Кыямәт көнендә Җәннәткә бары тик уразалылар керер. Ул капкадан башкалар керә алмас. Кыямәт көнендә: «Уразалылар кайда?» дигән тавыш ишетелгәч, уразалылар торып шул капкадан керер. Фани дөньяда яшәгәндә уразасын калдырмаучыларның соңгысы кереп киткәннән соң капка ябылыр һәм башка һичкем керә алмас» дигән.

Мөхтәрәм җәмәгать, Аллаһ кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу, фарыз гыйбадәтләр – кешенең үз файдасы өчен. Менә шул хакта онытмыйк.

– Җәүдәт хәзрәт, эчтәлекле әңгәмәгез өчен Аллаһның рәхмәтендә булыгыз.

* Рамазан – инсан өчен бүләк. Рамазан – гөнаһларыбызның ярлыкануы һәм ут газабыннан котылу өчен бирелгән иксез-чиксез нигъмәт.

* Рамазан – инсан  Җәннәтле булсын өчен бирелгән ай.

Кыямәт Көнендә инсаннар ашыйсылары килеп, гаҗиз булып каберләреннән кубарылырлар. Шул вакытта Рамазан ае әйтер икән: «Йә, Раббым! Менә бу бәндәң мине Рамазан ае дип хөрмәтләде. Мине – Рамазан аен муафыйкъ рәвештә үткәрде. Башкалар ашап-эчеп йөргәндә, аның иреннәре сусаудан ярылган иде, йөзләре ачлыктан саргайган иде. Йә, Раббым! Шушы бәндәңнең тамагын тук ит!» – дип Аллаһтан сорар. Аллаһ Тәгалә фәрештәләргә: «Йә, фәрештәләрем, шушы бәндәмнең тамагын тук итегез!» – дип боерык бирер икән. Рамазан аенда ураза тоткан кешеләр каберләреннән хуш ис белән кубарылырлар; фәрештәләр аларның тамагын туйдырыр; хисап тоту мәйданында сорау алганда алар ачлык һәм сусауның нәрсә икәнен дә белмәсләр.

Рамазан аеның һәр кичәсендә Аллаһ Тәгалә Үзенең әмерен үтәүче рузалы инсаннан: «Йә, бәндәм, нинди теләкләрең бар, нинди гөнаһларыңнан тәүбә кыласың килә, нинди сорау-үтенечләрең бар?» – дип сорар икән. Аллаһ безнең сорауларны, үтенечләрне Ишетүче, безнең гамәлләрне Күрүче һәм дә Белүче. Аллаһ безнең сорауларга, догаларга җавап бирүче. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 186 нчы аятендә: «Ий, бәндәм, сорагыз Миннән. Мин әлбәттә сезнең соравыгызны Ишетүчемен һәм җавап бирүчемен. Сез дә, Мин кушканнарны үтәп, Мин кушканча яшәгез!» – ди.

Уразалы кеше, мөмкин кадәр ешрак Коръән укыса, Аллаһны зикер итсә (искә алса), Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават әйтсә, дини гыйлем алу белән шөгыльләнсә, якыннарына һәм мохтаҗларга кулыннан килгәнчә рухи һәм матди яктан ярдәм итсә, әҗер-саваплары иксез-чиксез күп булыр, ин шәә Аллаһ.

Акыл-зиһен белән зиннәтләгән, иман белән нигъмәтләгән Аллаһка шөкер итеп ураза тотыйк!Тоткан уразаларыбыз савапка булсын! Үәссәләмүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ.

Әңгәмәдәш – Зәрия Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев