Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда Җиңү бәйрәме чаралары

Тукай районында Бөек Җиңүнең 78 еллыгы зур масштабларда билгеләп үтелә. Төп районкүләм чара 9 май көнне Яңа поселогы мәдәният йорты кашындагы мәйданда сәгать 10.00 да башлана.

Программада ветераннарны сәләмләү, район башыгының бәйрәм белән котлавы, театраллаштырылган тамаша, парад һәм батырлар истәлегенә чәчәкләр салу, башка мәдәни чаралар каралган. Анда сугыш һәм тыл ветераннары белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучыларгың гаилә әгъзалары, республикабыз хөкүмәте вәкилләре, яшьләр чакырулы. Кунакларга сый-хөрмәт итү дә каралган. Биредә ретро автомобильләр һәм мото техника күргәзмәсе эшләячәк. Балалар өчен уен мәйданчыклары да әзерләнә. Көн дәвамында бәйрәм концерты да булачак.

Шулай ук бәйрәм алды көннәрендә һәм бу көнне авыл җирлекләрендә бәйрәм чаралары үтә. Бордыда 8 майда “Солдат боткасы” пешерәләр, ул көндезге 13.00 сәгаттә башлана. Шул ук көнне Калмашта Бөек Җиңүгә багышланган митинг булачак, сәгать 9.00 да.Кенәздә дә 8 майда сәгать 10.00 да бәйрәм митингысы һәм бәйрәм концерты бюула. Казиле авылында иртәнге 10 сәгать 30 минутта Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган стелла янында митинг узачак. Комсомолец поселогында да ун сәгатьтә тантаналы митинг оештыралар. Соңыннан мәдәният йортында концерт булачак.Круглое Поле поселогында да сигезе көнне күпфукцияле үзәктә бәйрәм чарасы иртәнге унда планлаштырылган. Мәләкәстә дә 8 майда сәгать тугызда бәйрәм чаралары башланып китә. 9 майда Күзкәйдә, Кече Шилнә дә көндезге бердә һәм икедә бәйрәм митингысы булачак.Новотроицкое авылында Җиңү бәйрәме көнне сәгать тугызда митинг булачак, дип хәбәр иттеләр. Иштирәктә һәм Иске Абдул җирлекләрендә дә 8 майда митинглар оештырыла. Иштирәктә сәгать унда, Иске Абдулда сәгать бер дә. Иске Абдулда урнашкан “Гендукуш” хәрбидан музее бәйрәм көннәрендә Бөек Ватан сугышы һәм хәрби бәрелешләрдә катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә куелган экспозицияләрне карага чакыра.

Районыбызның башка авылларында да Бөек Җиңүгә багышланган чаралар үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев