Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда токымлы сыерлар артачак

Тукай районы җитәкчелеге авыл хуҗалыкларына сөтне арттыру бурычын куйды.

Моның өчен 500 баштан артык голштейн токымлы сыер сатып алу планлаштырыла. Бу хакта Тукай районы башлыгы Фаил Камаев белдерде.

Районда савым күләмен һәм  сыерларның баш санын арттыруга зур игътибар бирелә. Язын Бакчасарайга Венгриядән тагын 400 баш голштейн токымлы тана һәм шул ук вакытта «Ирек» хуҗалыгына да 150 баш токылмы тана алып кайту планлаштырыла. Бүгенге көндә нәселле сыерларны арттыру бик мөһим, дип белдерде  район башлыгы Фаил Камев. Көтүне яңартмыйча без сыердан 30 килограммнан артык сөт сава алмыйбыз. Бу мөһим тема, бу безнең районның һәм республиканың азык-төлек иминлеге. 97 тонна-начар нәтиҗә түгел, әмма без монда тукталырга җыенмыйбыз. Безнең бурыч-якынча 150 тоннага чыгу. Мондый мөмкинлекләр бар, дип ассызыклады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев