Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Укытучылар ясалма интеллект түгәрәкләре өчен грант отты

Тукай районының дүрт педагогы «Ясалма интеллект буенча түгәрәк җитәкчесе — педагог» грант конкурсында җиңеп, Татарстан бюджетыннан 258 мең сумлык түләүгә лаек булды.

Тукай районы укытучылары А.М. Әхмәтова (Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе), З.З. Ибраһимова (Круглое Поле урта гомуми белем бирү мәктәбе), О.И. Махалова (Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбе) һәм В.Н. Якушева (Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе) сайлап алу конкурсында җиңү яуладылар.

Әлеге укытучылар 2026 елның сентябреннән, яңа 2026-2027 уку елы башланганнан алып, 5-7 сыйныф укучылары өчен ясалма интеллект нигезләрен өйрәтү буенча махсус түгәрәкләр алып барачак. Әлеге проект мәктәпләрдә заманча ИТ-технологияләрне үстерүгә һәм балаларны яңа белгечлекләргә иртә юнәлтергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев