Район җитәкчелеге хәрбиләрне кабул итте
Дүшәмбе көнне район хакимиятендә махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча кыска ялга кайткан алты хәрби белән район башлыгы Фаил Камаев очрашты.
Чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев катнашты. Аралашу чәй өстәле артында, җылы мохиттә үтте. Фаил Мисбахович очрашуга килгән ир-егетләр белән яшәеш, конкүреш темаларына сөйләште, хәрбиләрдән үзләренә, гаиләләренә, якыннарына нинди ярдәм кирәк булуы белән кызыксынды. Очрашу ахырында исә аларның һәммәсенә дә калиматорлар һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев