Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгының Пасха белән котлавы

Бу якшәмбедә православие дөньясы Пасха бәйрәмен билгеләп үтә.

– Хөрмәтле православ динендәге райондашларыбыз, керәшен туганнарыбыз! Изге Пасха үз-үзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итү, аларны чын күңелдән ярату һәм кичерә белү символы булып тора. Бу көн – иң якты һәм күркәм, өмет, яз һәм рухи яңарыш бәйрәме. Пасха намус кушканча яшәргә, шәфкатьле булырга, кайгырту һәм юатуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы су-зарга омтылыш уята. Районыбызның христианнар яшәгән авылларында  бу көн зурлап билгеләп үтелә. Гайсә пәйгамбәрнең дөньялыктагы тормышы һәм аның яңадан терелүе дин тотучылар өчен илаһи мәрхәмәткә, тәүбәгә килү һәм камилләшүгә юл күрсәтүче, шәфкатьлелек һәм үз-үзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итүнең ачык мисалы булып тора. Ислам һәм башка традицион диннәр белән бер-рәттән, православие районда милләтләр һәм конфессияләр арасындагы татулыкның, иминлекнең ныклы әхлакый нигезе булып тора, җәмгыятьне аның вәкилләре арасындагы үзара хезмәттәшлек, ихтирам һәм ватанпәрвәрлек ру-хында үстерү кебек игелекле эшкә хезмәт итә.

Әлеге якты бәйрәм һәрбер йортка бәхет һәм уңышлар алып килсен, игелек-ле эшләргә рухландырсын һәм яңа биеклекләргә ирешү өчен көч өстәсен!

Фаил Камаев, Тукай муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев