Район башлыгы йөз яшьлек юбилейлары белән котлады
Халыкта юкка гына: «Яхшы кеше гасырдан артык яши», - дип әйтмиләр. Камил Нәҗмиев юбилярларны тәбрикләде.
Бүген район башлыгы Камил Нәҗмиев шәхсән үзе хөрмәтле кешеләребезне күркәм юбилейлары белән котлады. Ул Мерәс авылыннан (тиздән аңа 101 яшь тулачак) Маһирә Хәйретдин кызы Мәрдановада, Новотроицкое авылында гомер итүче (әле яңа гына 101 яшен тутырган) Сылу Ибраһим кызы Йосыповада, шулай ук Бәтке авылыннан 102 яшьлек Антонида Николаевна Абрамовада кунакта булды.
«Сезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим! Гаиләләрегезгә һәм районыбызга бүләк иткән зирәклегегез өчен рәхмәт сезгә», — дип юбилярларны шундый җылы сүзләр белән котлады Камил Нәҗмиев. Татарстан Республикасы Рәисе һәм Тукай районы исеменнән бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев