Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Татарстан чаңгычысын Паралимпиадада медаль алган өчен бүләкләде

Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Кремльдә узды. Россия Президенты Владимир Путин Паралимпия уеннарында чаңгы ярышы буенча көмеш һәм ике тапкыр бронза призеры - Татарстан чаңгычысы Марта Зәйнуллинага I дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлар өчен" орден медален тапшырды. Дәүләт башлыгы паралимпиячеләрне Пхенчхандагы (Көньяк Корея) Уеннарда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады. Дәүләт бүләкләрен тапшыру...

Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Кремльдә узды.

Россия Президенты Владимир Путин Паралимпия уеннарында чаңгы ярышы буенча көмеш һәм ике тапкыр бронза призеры - Татарстан чаңгычысы Марта Зәйнуллинага I дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлар өчен" орден медален тапшырды.

Дәүләт башлыгы паралимпиячеләрне Пхенчхандагы (Көньяк Корея) Уеннарда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады. Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Кремльдә узды.

Владимир Путин шулай ук Екатерина Румянцеваны (Паралимпиадада чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча өч тапкыр чемпион һәм ике тапкыр көмеш призер), Михалин Лысовны (Паралимпиадада чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча ике тапкыр чемпион һәм өч тапкыр көмеш призер), Анна Миленинаны (Паралимпиадада чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча ике тапкыр чемпион һәм өч тапкыр көмеш призер) һәм Алексей Бугаевны (Паралимпиадада тау чаңгысы спорты чемпионы һәм көмеш призер) Почет ордены белән бүләкләде.

I дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлар өчен" орден медален Валерий Редкозубов (Паралимпиадада тау чаңгысы спортының ике тапкыр көмеш призеры), ә II дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлар өчен" орден медален Уеннарда чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча бронза призеры Ирина Гуляева алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев