Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Путин сайлауда җиңү белән котлаулар кабул итә башлады

Кытай башлыгы Си Цзиньпин Владимир Путинга котлау телеграммасы юллаган. Чит ил башлыклары Владимир Путинны сайлауда җиңүе белән котлый башлады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. Кытай башлыгы Си Цзиньпин Владимир Путинга котлау телеграммасы юллаган. Ул Кытай белән Россия арасындагы хезмәттәшлекне яңа типтагы халыкара мөнәсәбәтләрнең үрнәк ысулы дип атаган. Бу мөнәсәбәтләр...

Кытай башлыгы Си Цзиньпин Владимир Путинга котлау телеграммасы юллаган.

Чит ил башлыклары Владимир Путинны сайлауда җиңүе белән котлый башлады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Кытай башлыгы Си Цзиньпин Владимир Путинга котлау телеграммасы юллаган. Ул Кытай белән Россия арасындагы хезмәттәшлекне яңа типтагы халыкара мөнәсәбәтләрнең үрнәк ысулы дип атаган. Бу мөнәсәбәтләр үзара хөрмәт, тигезлек, ике якка да файдалы хезмәттәшлек нигезендә корылган дип белдергән Кытай җитәкчесе.

Си Цзиньпин Россиядә дәүләт үсеше яңа уңышларга ирешәчәгенә ышануын да әйткән.

Владимир Путинны телефоннан Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев котлаган. Кубадан Рауль Кастро котлау хаты юллаган.

Шулай ук Сербия Президенты Александр Вучич, Сербия Премьер-министры Ана Брнабич, Венесуэла башлыгы Николас Мадуро, Абхазия җитәкчесе Рауль Хаджимба да Владимир Путинны котлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев