Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Профилактика акциясе узачак

22 марттан 2 апрельгә кадәр балалар каташында юл-транспорт фаҗигаларын булдырмауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» профилактик акциясе узачак.

Машина йөртүчеләргә генә түгел, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балаларга аерым игътибар биреләчәк.

2023 елның агымдагы чорында Тукай районы территориясендә 3 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда балигъ булмаган балалар зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән барлык балалар пассажирлар булган. Дәүләт автоинспекциясе балаларны йөрткәндә балаларны утыртып йөрү җайланмасын кулланырга, 12 яшьтән өлкәнрәк балаларга куркынычсызлык каешын бәйләргә киңәш итә.

Тукай районы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев