Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Полиция кыш бабае” балаларны сөендерде

Бу дүшәмбедә Тукай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Кар кызы булып Теләнче Тамак авылындагы интернат-мәктәпкә барып кайттылар. Алар сәламәтлекләре чикләнгән балаларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар, бүләкләр өләштеләр. 

Куркынычсызлык таләпләренә туры китереп, очрашу ачык һавада узды. Балалар “Полиция Кыш бабае” килүенә бик нык әзерләнгәннәр иде. Алар Шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырлап, биюдә дә осталыкларын күрсәттеләр. Шул рәвешле, сабыйларның тырышлыгы белән гади генә Яңа ел алды очрашуы күңелле бәйрәмгә әверелде. 
Кыш бабай аларны әлбәттә, күчтәнәчсез калдырмады. Бәйрәмдә катнашкан барлык 73 балага да “Полиция Кыш бабае” өстәл уеннары, спорт интвентарьләре, тәм-том җыелмалары бүләк итте. Балалар да үз чиратында Кыш бабай белән Кар кызына алып килгән бүләкләр, әйтелгән теләкләре өчен рәхмәтләрен әйттеләр, үзләрен тәртипле, әхлаклы тотарга сүз бирделәр. 
“Полиция Кыш бабае” шулай ук “Татарстан” совхозы поселогында, Круглое Поле, Яңа поселокларында, Кече Шилнә, Борды, Останково, Сәет, Шилнәбаш, Бәтке авылларында көн итүче, аз керемле, социаль яктан авырлыклары булган гаиләләргә дә кереп чыктылар. Бу гаиләләрдә тәрбияләнүче 46 балага тәм-том җыелмалары тапшырылды. 
Кыш бабай белән тапшырылган бар бүләкләр дә Тукай эчке эшләр бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр җыйган акчаларга сатып алынды. 

Диана Исхакова,Тукай эчке эшләр бүлегенең 
балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы, 
полиция подполковнигы. 
 

    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев