Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полиция Кыш Бабае белән Кар Кызы сабыйларны сөендерделәр

«Кичә генә Кыш Бабайга хат язган идем, бүген үзе дә килеп җитте», - дип гаҗәпләнде Останково авылында яшәүче 5 яшьлек Ярослав Кудряшов. Өенә кергән кунакларны күргәч, могҗизага ышаныргамы-юкмы дигәндәй, ул тынып калды, сабыйның зәңгәр төстәге күзләре Кыш Бабай белән Кар Кызының һәрбер хәрәкәтен күзәтеп торды. «Мин синең хатыңны укыдым һәм...

«Кичә генә Кыш Бабайга хат язган идем, бүген үзе дә килеп җитте», - дип гаҗәпләнде Останково авылында яшәүче 5 яшьлек Ярослав Кудряшов. Өенә кергән кунакларны күргәч, могҗизага ышаныргамы-юкмы дигәндәй, ул тынып калды, сабыйның зәңгәр төстәге күзләре Кыш Бабай белән Кар Кызының һәрбер хәрәкәтен күзәтеп торды. «Мин синең хатыңны укыдым һәм Яңа ел бүләге алып килдем», - диде Кыш Бабай һәм Ярославка күчтәнәчләрен тапшырды. «Ә песи баласы булмадымы? Мин бит хатымда ак төстәге песи баласы сораган идем», - дип батырлыгын җыеп сорады бала. «Әлегә булмады шул, - дип җавап бирде Кыш Бабай. - Ләкин борчылма, Ярослав, киләсе елга нәкъ син теләгәнне алып килергә тырышырмын».

12 ел дәвамында республикада «Полиция Кыш Бабае» хәйрия акциясе уздырыла. Аның кысаларында район Эчке эшләр бүлегенең барлык хезмәткәрләре җыелышып бәйрәм күчтәнәчләре әзерли, аларны азкеремле гаиләләргә, әнисез яисә әтисез калган мохтаҗ балаларга бүләк итә. Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы, полиция майоры Әмин Кәримов әйтүенчә, бүләкләрне алучы балалар исемлеге район хакимияте, социаль яклау һәм опека бүлекләре белән берлектә төзелә. Районның социаль опека бүлеге тарафыннан 112 ятим балага, социаль яклау бүлегеннән социаль яктан куркыныч хәлдә булган - 21, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә исәпләнгән 50 балага Яңа ел күчтәнәче тапшырылды. Моннан тыш, районның Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Теләнче Тамакның интернат-мәктәбендәге Яңа ел бәйрәменә 10 торт һәм башка күчтәнәчләр алып килде.

Интернат-мәктәпнең ишек алдында искиткеч матур кар сыннары. «Өч көн рәттән кар яуды, без аны җыеп бардык һәм балалар белән кардан сыннар ясадык, буядык», - дип әйтә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Насыйбуллина. Мәктәптә 79 укучы исәпләнә. Йөри алмаган, каты авыручы 13 баланы укытучылар өйләренә барып укыталар, калганнары мәктәптә укый да, яши дә. Каникуллар башлангач, алар гаиләләренә - Тукай, Сарман районнарындагы авылларга, Чаллыга кайталар. Һәр елны кышкы каникуллар башланганчы полиция Кыш Бабае мәктәпкә килеп, балаларны Яңа ел белән котлый. Рөстәм һәм Валерия Латыйповлар гаиләсе дә берничә ел инде Кыш Бабайга бүләкләр әзерләшә. Бу юлы алар Яңа ел бүләге итеп мәктәп баларына өстәл уеннары, туплар һәм канцелярия товарларын алып килгәннәр. Рөстәм - Эчке эшләр бүлегенең оператив юнәлеш буенча өлкән инспекторы. Валерия Чаллыда кәрәзле телефоннар сату салонында эшли, аның хезмәттәшләре дә хәйрия акциясенә кушылганнар. Баллы күчтәнәчләрдән тыш, полиция Кыш Бабае мәктәпкә спорт кирәяраклары, уенчыклар тапшырды. Балалар да Кыш Бабай килүенә әзерләнгәннәр иде, җырлап та, биеп тә күрсәттеләр, ә шигырь сөйләргә теләүчеләрдән хәтта чират төзелде. Ветеран, отставкадагы милиция майоры Альберт Вахитовның чарага баян белән килүе дә үзенә күрә бер традициягә әйләнгән. Ул халык көйләрен уйнап, бәйрәмгә ямь өстәде, барысын да биетте. Интернат-мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләүче Рәмзия Фәхртдинова әйтүенчә, быел укучыларның Кыш Бабай алдында горурланырлык нәтиҗәләре дә бар: махсус олимпиада программасы буенча өстәл теннисы ярышларында беренчелекне яулаганнар. «Балаларны сөендергән өчен барыгызга зур рәхмәт, бүләкләрегез хәердән булсын», - дип теләп калдылар Теләнче Тамак интернат-мәктәбе хезмәткәрләре.

Мәктәп укучылары белән хушлашкач, полиция Кыш Бабае башка балалар янына ашыкты. Теләнче Тамакта яшәүче Җиһаншиннар гаиләсендә биш бала, шуларның өчесе инвалид. Кыш Бабай килеп кергәндә, мәктәп яшендәге балалар өйләрендә укытучы белән дәрес әзерли иде. Барысында Яңа ел бәйрәме белән котлап, бүләкләрне тапшыргач, Кыш Бабай шул ук авылда яшәүче, быел октябрь аенда әнисез калган 5 яшьлек Алинә Солтанова янына юл тотты. Алинә үзе өйдә туры килмәде, ул балалар бакчасында иде. Бүләкне әбисенә - Лилия Хановага калдырдылар. Көтелмәгән җирдән, Алинә белән күршедә яшәүче 4 яшьлек Вика һәм 2 яшьлек Никита Кыш Бабай каршысына чыктылар. «Тәрәзәдән Кыш Бабай белән Кар Кызын күрделәр дә, йөгерделәр, һич туктатып булмады», - дип аңлатты әбиләре Люба апа. Кыш Бабайның зур кызыл капчыгында Вика белән Никита өчен дә баллы күчтәнәчләр табылды. Теләнче Тамактан тыш, полиция Кыш Бабае Останково, Бәтке авылларындагы, шулай ук Комсомолец, Яңа поселокларындагы һ.б. авыл җирлекләрендә яшәүче балаларга бүләкләр тапшырды.

Сосновый Бор поселогында яшәүче отставкадагы милиция полковнигы Роберт Мулләхмәтов гаиләсен дә Яңа ел бәйрәме белән котлады Кыш Бабай. Роберт Хаҗи улы үзе дә кунакларга бүләк әзерләгән - озак еллар буе тупланган түштамгалары коллекциясен район Эчке эшләр бүлегенең музеена тапшырды. «Безне һәрвакыт шулай якты йөз белән каршы алуыгыз өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә шулай матур тормышта, бер-берегезне саклап яшәгез, сәламәт булыгыз», - дип теләделәр Мулләхмәтовларга Кыш Бабай һәм аның белән килгән район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре.

Полиция Кыш Бабае белән бергә Яңа ел бүләкләрен балаларга һәм ветераннарга тапшырырга чыккан хезмәткәрләр: балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы, полиция майоры Әмин Кәримов, ветераннар советы рәисе, отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы Резедә Халикова, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы, полиция майоры Эльмира Нурхәмитова. Чарада шулай ук участок вәкаләтләре полиция капитаны Илдар Вагыйзов һәм полиция лейтенанты Илдар Ильясов катнаштылар. Кыш Бабай ролен балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы, полиция капитаны Йолдыз Хәбибуллин башкарды, Кар Кызы - шәхси состав белән эш алып бару бүлеге хезмәткәре, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Әлфинә Сәйфетдинова. Яңа ел бәйрәме - могҗизалар чоры. «Полиция Кыш Бабае» хәйрия акциясен оештыручылар һәм башкаручылар балаларны шатландырып, үз тырышлыклары белән могҗизаны чынбарлыкка ашыралар, яхшылыкка ышанычны арттыралар. Кыш бабайның өйгә килеп котлавы сабыйлар күңелендә онытылмас бер сихри мизгел булып калыр, алар тәүфыйклы, ярдәмчел булып үсәрләр, үзләре дә игелекле гамәлләр кылып яшәрләр дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев