Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Почта бүлекчәләрендә кызу эш өсте: язылу тәмамланырга бер атна вакыт кала

«Район хәбәрләрен газетадан тыш, сайттан да укып беләбез», - диләр сәмәкәйлеләр Билгеле булганча, районның бердәнбер хәбәрчесе булган «Якты юл» («Светлый путь») газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу өчен санаулы көннәр калып бара. Язылу кампаниясенең барышы белән танышу өчен, Сәмәкәй авылы почта бүлегенә юл тоттык.

Без почта бүлеге мөдире Гөлия Вәлиева һәм хат ташучы Айсылу Җаббарованың коммуналь түләүләр кабул иткән вакытына туры килдек.

- Бүгенге көндә дүрт авылга - Сәет, Сәмәкәй, Оргыды, Күгәш авылларына барысы бергә 53 кеше район газетасына язылды. Узган ел белән чагыштырганда, бу, һичшиксез, азрак. Әле «Ирек» җитештерү кооперативы эшчеләре дә языласы бар. Шушы көннәрдә килерләр дип торам, - дип сүзен башлады почта бүлеге җитәкчесе.

Почтага килгән Ләйлә Каһирова белән Рәфия Зарифуллина да сүзгә кушылдылар.

- Сүз дә юк, без ел саен район газетасын алдырабыз. Шуннан гына районда ниләр барын белеп торабыз. Тик соңгы арада газетага язылу бәясе генә сизелерлек артты. Кесәгә суга шул. Әле Интернет челтәрләре дә барлыкка килде. Пенсионер булсак та, компьютерны куллана беләбез. Район хәбәрләрен дә сезнең сайттан карап барабыз, - дип сөйләделәр алар.

- Газета чыга башлаган еллардан бирле аны яздырып баручы әбиләребез бар иде. Кышкы айларда алар шәһәргә балалары, оныклары яки туганнары янына китәләр. Шуңа да язылучылар саны кими. Без үзебез дә һәрбер авыл кешесенә ташламалы язылу баруы, язылу кампаниясенең тиздән тәмамлануы турында сөйләп торабыз. Безне ишетеп бирегә килеп язылучылар да юк түгел, - ди хат ташучы Айсылу ханым.

Без сөйләшеп торган арада, бирегә Сәмәкәй авылының фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәре Миләүшә Фәррахова килде. «Почта бүлегенә район газетасына язылырга дип килдем», - дигән сүзне ишеткәч, җанга җылы керде.

- Газетаны бар гаиләбез белән укыйбыз. Район хәбәрләре кызыксындыра. Хуҗабикә буларак, рецепт язмалары да бик кызыклы. Газетада язылган мәгълүматларга гына ышанам. Интернетта хәзер теләсә-нәрсә язып була, кире юкка чыгарып була, - дип сөйләде Миләүшә ханым.

Эльвира Абдуллина.

Иске Дөреш элемтәчеләре өчен газетаның вакытында таратылуы - беренче урында

Иске Дөреш авылының элемтә бүлегендә 2017 елның икенче яртысына «Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарына 80нән артык кеше язылган. «Биредәге элемтә бүлеген 1982 елдан бирле Валентина Шәйдуллина җитәкли, - дип яза безгә шушы авылда яшәүче Фәйрүзә Галимуллина. - Авыл халкының вакытлы матбугатка язылуында Валентина Антоновнаның өлеше бик зур. Газета-журналларның вакытында таратылуы - абунәчеләр өчен иң мөһиме. Почта бүлекчәсе башлыгы нәкъ менә шуны беренче максат итеп куя. Килгән хатлар, посылкалар, түләү кәгазьләре дә соңга калмыйча хуҗаларына килеп җитә. Почтальоннарыбыз Фәридә Сәгыйдуллинага һәм Рафис Галиевка да рәхмәтебез зур. Элемтә бүлеге башлыгы белән үзара аңлашып, бер юнәлештә эшлиләр. Һәркемне ачык йөз, тәмле тел белән каршы алалар, игътибар белән тыңлыйлар, аңлаталар. Элемтәчеләребезнең барысына да эшләрендә уңышлар телибез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев