Яңа 2017 елны ничек каршы алырга, нәрсә кияргә?
2017 ел - Кызыл Утлы Әтәч елы. Әтәч үзенең тулы хокукларын кытай яңа елы җиткәч, ягъни 2017 елның 28 гыйнвар көнендә алачак. Астрологлар фикеренчә, шәрыкъ календаре буенча, Әтәч - яңалык символы, ниндидер билгесезлек башлангычы. Шуңа да киләсе ел һәрбер кешенең тормышында ниндидер көтелмәгән яңалыкларга бай булачак.