Кышкы каникулда балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәләр
26 декабрьдән мәктәпләрдә кышкы каникуллар башлана. Кагыйдә буларак, бу чорда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дә арта. Фаҗигаләрне кисәтү максатыннан Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре һәм участок вәкаләтлеләре рейдларга чыгачаклар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган балаларга карата алар «Тукта - тормышың куркыныч астында!» дигән карточкалар тутырачаклар. Бу...
2016 елның 11 аенда район юлларында балалар катнашындагы 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 1 бала үлде, 13 бала тән җәрәхәтләре алды. Һәр өч очракның берсе җәяүле бала белән бәйле. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе - җәяүле балаларның саксызлыгы. Гадәттә, алар юл аша чыкканда светофорның сигнал утына игътибар итмиләр, машиналар йөри торган юлга аяк атлар алдыннан туктап тирә-якка карамыйлар, ярамаган урында юл аша чыгалар, яктылык кайтаргыч элементлар файдаланмыйлар, машина йөртүченең борылу турындагы сигналын игътибарламыйлар, тротуардан барганда ишегалдыннан чыгучы автомобильләрне күрмиләр, юл кырыенда уйныйлар һәм кинәт кенә транспорт каршысына йөгереп чыгалар. Мондый төр кагыйдә бозуларны булдырмаска кирәклеген балаларга, беренче чиратта, әти-әниләрнең аңлатуы мөһим.
Искә төшерәбез, автомобильдә барганда 12 яшькә кадәрге бала махсус креслога утыртылырга, аннан зурраклар куркынычсызлык каешы белән эләктерелергә тиеш. Караңгыда җирле пункттан читтә йөргәндә киемдә яктылык кайтаргыч элементларның булуы мәҗбүри, аларны куллану авыл яки шәһәр эчендә дә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев