Яңалыклар

Диплом белән бүләкләнделәр

«Кошларны кыш көне ашат» дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе кысаларында район мәгариф идарәсе, «Түбән Кама» милли паркы белән берлектә, «Иң яхшы җимлек - 2016» дип исемләнгән региональ бәйге уздырды. Аның төп максаты - кышкы чорда кошларның санын саклап калу мәсьәләсенә балаларның игътибарын җәлеп итү. Әлеге бәйгедә безнең районның 4 мәктәбеннән...

«Кошларны кыш көне ашат» дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе кысаларында район мәгариф идарәсе, «Түбән Кама» милли паркы белән берлектә, «Иң яхшы җимлек - 2016» дип исемләнгән региональ бәйге уздырды. Аның төп максаты - кышкы чорда кошларның санын саклап калу мәсьәләсенә балаларның игътибарын җәлеп итү. Әлеге бәйгедә безнең районның 4 мәктәбеннән 8 эш катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча, II дәрәҗә дипломына Калмия авылы мәктәбенең 3нче сыйныфында белем алучы Ильяс Вахитов ия булды (җитәкчесе Алсу Кәримова), III дәрәҗә диплом белән Теләнче Тамак авылының интернат-мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Нияз Мифтахов бүләкләнде (җитәкчесе Рафис Гыйльмияров).


Нет комментариев