Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыршыларны – төрле материалдан

«Чыршы-2016» дип исемләнгән Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе кысаларында район мәгариф идарәсе, «Түбән Кама» милли паркы белән берлектә, «Чыршы - бүләккә сувенир» дип исемләнгән региональ бәйге уздырды. Аның төп максаты - ылыслы агачларны саклау мәсьәләсенә яшь буынның игътибарын җәлеп итү һәм чыршы агачын алмаштыручы башка ысул табу.

Бәйгедә катнашу өчен, район мәктәпләпләрендә укучылар, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар үз куллары белән теләсә кайсы материалдан эшләнгән сувенир ­- чыршының кечкенә күчермәсен тәкъдим итәргә тиеш иде. Бәйгенең төп шарты шул: балалар үз эшләрендә бер генә ылыс та, күркә дә кулланырга тиеш түгел.

Әлеге бәйгедә районның 12 мәктәбеннән 26 укучы катнашты. Хакимият бинасында укучыларның ясалган кечкенә генә чыршыларыннан күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмә белән без дә таныштык. Балаларның бай фантазиясенә таң каласың. Үз эшләрендә нинди генә материаллар кулланмаганнар! Менә Азалия Мингалимованың (Биклән) мунчаладан ясалган чыршысы. Бу материалдан шундый матурлыкны ясап була дип кемнең башына килгән?! Алга таба Шилнәбаш авылы мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары эшен күздән кичерәбез. Яңа ел бизәген ак мамык дискларыннан ясаганнар. Борды авылында яшәүче Разалина Соловьеваның да кәнфиттән ясалган чыршысы бик килешле килеп чыккан. Әнә тозлы камырдан ясалган чын чыршы-сувенир утыра. Монысын Ульяна Яковлева (Борды) эшләгән. Хәтта балет биюче кызларның итәкләрен искә төшерүче материалдан (бу материал фатин дип атала) ясаганнар. Бу искиткеч бизәк Бәткедән Азалия Хөснимәрдәнованыкы. Дарья Дорофеева (Кнәз) үз чыршысын киндер-сюрприз уенчыкларыннан өеп ясаган. Шулай да барлык уенчыклар арасыннан игътибарны жәлеп итүче чыршы - Лиана Сәйфетдинованыкы (Круглое Поле). Ул үз эшендә зәңгәр төстәге кечкенә каурыйлар кулланган. Бу искиткеч чыршының гүзәллегенә сокланып бетә алмыйсың. Әлеге бизәк Яңа ел бәйрәменең тылсымлылыгын, могҗизалылыгын күрсәтә. Ә иң мөһиме шул: күргәзмәгә тәкъдим ителгән эшләрнең берсендә дә ылыс һәм күркәләр булмаса да, Яңа ел бәйрәменең төп бизәге бер дә начар күренми. Теләсә кайсын ал да түргә утыртып куй.

Исегезгә төшереп үтәбез: чыршы агачына 1,5 метр озынлыкка үсәр өчен 8 елга якын вакыт кирәк. Ә Яңа ел бәйрәмен бизәр өчен алып кайтылган чыршы берничә көн эчендә ылысларын югалта һәм кирәкмәгән чүп-чарга әйләнә. Шуңа күрә чыршы агачларын саклап калу һәм бизәк өчен ясалма чыршы куллану мәсьәләсе бик актуаль. Әлеге мәсьәләгә битараф калмыйк һәм туган ягыбыз табигатен саклап калу өчен үз өлешебезне кертик.

Шушы көннәрдә «Чыршы - бүләккә сувенир» дип исемләнгән региональ бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды. I урынга Круглое Поле поселогыннан Диана Кәримова (12 яшь) һәм Бәткедән Азалия Хөснимәрдәнова (8 яшь ) лаек дип табылды. II урында Бәтке авылыннан Сергей Малюткин, Комсомолец поселогыннан Әмирә Гайфуллина (9 яшь), Иштирәк авылының балалар бакчасына йөрүче Шамил Закиров (4 яшь) калдылар.

III урын Кнәз авылыннан Дарья Дорофеевага (10 яшь), Бикләннән Рәмилә Шиябиевага (9 яшь), Иштирәктән Зәлия Закировага (8 яшь) һәм Бордыдан Ульяна Яковлевага (8 яшь) бирелде. «Оригиналь эшләнеш» номинациясендә җиңүче дип, Борды авылыннан Разалина Соловьева (7 яшь) табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев