Питбайкларның балалар өчен куркыныч булуын искәрттеләр
Тукай районы хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Линар Маняпов катнашында юл йөрү куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды.
Утырышта Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илнар Каюмов чыгыш ясады. Ул балалар өчен питбайклар сатып алу куркынычы турында кисәтте.
Питбайк уенчык түгел һәм ул җитди җәрәхәтләргә, фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип сөйләде Илнар Каюмов.

Юлларда бәхетсезлек очракларын һәм фаҗигаләрне булдырмау максатыннан, инспектор республика халкын балигъ булмаганнарга питбайклар сатып алудан баш тартырга чакырды.
Сүз уңаенда, Татарстанның Кайбыч районында 14 яшьлек улына мопед бүләк иткән ата кешегә карата җинаять эше ачылды. Малай авариягә очрады һәм күп төрле җәрәхәтләр алды. "Мондый очраклар безнең районда булмасын иде. Питбайклар - үлемгә китерергә мөмкин. Истә тотыгызчы", - дип ассызыклады полиция майоры.
Скутер яки мопед белән 16 яшьтән һәм «А1» категорияле машина йөртү таныклыгы булган очракта гына идарә итәргә рөхсәт ителә. Мотоцикл белән идарә итү өчен 18 яшькә җитәргә һәм «А» категориясенә ия булырга, шулай ук транспорт чарасына иминиятләштерергә кирәк.
"Питбайкерлар белән ничек эшләячәгебезне (штрафстоянкага озату, конфискацияләү, әти-әниләрен административ җаваплылыкка гына түгел, җинаять җаваплылыгына да тарту) яхшы аңлыйбыз. Аларга карата РФ Җинаять кодексының 151.2 маддәсе («Балигъ булмаган баланы балигъ аның тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү») кулланылачак. Бу маддә башка төбәкләрдә кулланыла инде. Татарстанда моңа кадәр андый практика булмаган. Бер кешегә дә ниндидер ташлама ясарга җыенмыйбыз. Бөтен эш Тикшерү комитетына җибәреләчәк", – дип аңлата Илнар Каюмов.
Бу маддәнең санкцияләре өч елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев