Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсияләр турындагы яңа закон проекты буенча, Татарстанда кайнар элемтә ачыла

Төбәк Пенсия фонды бүлеге белгечләре гражданнарга закон проектының төп нигезләмәләре буенча консультация бирәчәк.

Иртәгә, 19 июльдә, Татарстан Пенсия фондында “Пенсияләр турындагы яңа закон проекты хакында ниләр белергә кирәк” дип аталган тематик кайнар элемтә ачыла. Бу турыда пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр итте.

19 июльдә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8(843) 279-27-27 номеры буенча кайнар элемтә эшләячәк. Төбәк Пенсия фонды бүлеге белгечләре гражданнарга закон проектының төп нигезләмәләре буенча консультация бирәчәк.

  • ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең кайнар элемтәсе дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр эшли. 12.00-12.45 – төшке аш вакыты. Элемтә  өчен номер - (843) 279-27-27.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев