Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өстәмә компенсациягә документлар яңарта башладылар

Баланы бакчага йөрткән өчен түләнә торган акчаның бер өлешен өстәмә компенсация итеп кайтару өчен районның социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре ата-аналардан документларны кабат җыя башладылар. Өстәмә компенсация гаиләнең табышына карап алты ай вакытка билгеләнә. Бер кешегә кереме 20 мең сумнан артмаган гаиләләр мондый документларны узган ел ахырында тапшырганнар иде. Алты ай...

Бакчада өстәмә компенсация алучы 20дән артык ата-ана бар икән, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре документларны рәсмиләштерү өчен әлеге бакчага үзләре чыгалар. Райондагы 26 бакчаның 12се шундыйлар рәтенә керә. 1 июльдән аларда «мобиль офислар» эшли башлады инде. 24 июльгә кадәр белгечләр ата-аналарга инде июнь аенда ук хәбәр ителгән график буенча бу учреждениеләрнең барысында да йөреп чыгачак. Круглое Поле белән Бәткедә ата-аналар кичке сәгать 3тән 7гә, калган 10 бакчада (Түбән Суыксу, Теләнче Тамак, Яңа поселогы, Кече Шилнә, «Татарстан» совхозы поселогы, Комсомолец, Новотроицкое, Мәләкәс, Шилнәбаш, Биклән) 4тән 7гә кадәр килә алалар. Төрле сәбәпләр аркасында бу вакытта документларын тапшыра алмаган ата-аналар графикта билгеләнгән айда, ягъни июльдә, районның социаль яклау идарәсенә үзләре килергә тиеш булалар. Өстәмә компенсация алучылар саны 20дән ким булмаган 14 бакчадан исә (Иске Абдул, Сәмәкәй, Мусзавод, Калмия, Боерган, Иштирәк, Мерәс, Сосновый Бор, Яңа Бүләк, Күзкәй, Борды, Иске Дөреш, Калмаш, Куады) ата-аналарның барысы да шулай ук июль аенда социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр.
Гаилә составында үзгәрешләр булмаса, баланы бакчага урнаштыру турында килешү, шәхесеңне билгеләүче документ һәм үткән өч айга гаиләнең кереме турында документларны алып килү генә сорала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X