Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оргыды авылында кече авыл бәйрәме

Гүзәл табигатьле Оргыды авылын җырларга кушып җырларлык. Хуҗалык саны 25 кенә булса да, зур тарихка ия ул.Оргыды авылы турындагы мәгълүмәтләр 1795 елга барып тоташа.Димәк,авылга ,ким дигәндә 250 ел.

28  июль көнне, безгә  ,Оргыды авылында “Кече авыл бәйрәме”н  алып барырга туры килде. Авылы кечкенә булса да, бәйрәмне бик олылап, инде дүртенче ел үкәрәләр монда.  Элекеге “Умарта бакчасы”нда үткән бу бәйрәм авылның олысын да, кечесен дә жыйды. Күрше авыллардан да бик күп кенә кунаклар  килгән иде.

   Бәйрәмне тантаналы рәвештә Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мәсхут улы Сагитов ачып җибәрде.Чыгышы белән Оргыды авылыннан булган,хәзерге вакытта Чыршылы авылының имам -хатыйбы Әхмәтгали абый изге догаларын җиткерде.Тукай районы мәдәният һәм күңел ачу үзәге җитәкчесе Шарипова Флера ӘзҺәр кыз,ветераннар советы рәисе Зарипов Галимҗан Сәет улы Оргыдыларны бәйрәм белән котладылар.

   Бәйрәмнең төп оештыручысы Кама  аръягы шәһәр һәм районнарның спорт комитеты җитәкчесе,Татарстанның атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Мәүлетҗан Галимҗан улы Хисамиев.

   Бәйрәмгә килгән, Сәмәкәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Зиләйлүк” фольклор ансамбле, авылның яшь талантлы җырчы сандугачы Ләйлә Сөләйманова ,әлеге бәйрәмнең бизәгенә әйләнделәр. Алар тамашачыларга үзләренең иң матур җырларын башкардылар.

   Авыл бәйрәме туганнарча җылы мохиттә, тыныч һәм ямьле үтте.Биредә әзерләнгән өстәлгә һәр йорт хуҗасы үзләренең күчтәнәчләре,бүләкләре белән килгән иде.Күмер  самовары көн озын җырлап утырды.Кәрәзле бал белән чәй эчтеләр. Туган авыл, биредә яшәүчеләрне дә, читтә тормыш алып баручыларны да бер җиргә җыйды.Алып баручылар ,авылның һәр йортта яшәүчесенә аерым тукталып,һәр берсенең нәсел җепләрен барлады.Һәр гаилә авылдашларына үзләренең изге теләкләрен юллады. Авылдашлар, бәйрәмгә кайткан сыйныфташлар  бер-берсе белән аралашты, дуслык-туганлык хисләрен яңартты, рәхәтләнеп ял итте, гомумән, күңел ачты.

   Оргыды  авылы кешеләре, аларга шундый олы бүләк ясап, Кече авыл бәйрәме үткәргән өчен, Мәүлетҗан Галимҗан улы Хисамиевка  олы рәхмәтләрен белдерделәр. Киләсе авыл бәйрәмнәрендә дә исәнлектә күрешергә язсын дигән теләктә калдылар оргыдылар. Нәрсә генә дисәң дә, бер күрешү - үзе бер гомер бит.

 

 

 

Сәмәкәй мәдәният йорты директоры:Исхакова А А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев