«Һөнәр – кулдагы алтын беләзек» бәйгесенең беренче этабы җиңүчеләрен бүләкләдек
Газетабызда «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек» бәйгесен игълан иткәннән соң укучыларыбыздан хатлар, фотографияләр бик күп килде. Алар килгән саен без гаҗәпләнүдән туктамадык - уңган-оста кешеләр бик күп икән бит районыбызда! Редакциябез бәйгенең беренче этап нәтиҗәләрен 17 декабрьдә ясады, шул ук көнне без җиңүчеләребезне бүләкләдек тә.
Беренче урынны Круглое Поле поселогыннан Зөлфия Фәрхетдинова яулады. Мәптәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче Зөлфия ханымның кулыннан килмәгән эше юк. Аның тәрәзә төбен җепләрдән бәйләнгән берсеннән-берсе матур чәчәкләр бизәп тора икән. Ул бөтен күңел җылысын биреп шушы матурлыкны тудыра.
Икенче җиңүчебез - Яңа поселогыннан ыргак белән бәйләүче Нурия Абдуллина. Ул 35 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, бүгенге көндә исә поселокның мәдәният йортында эшли.
Өченче җиңүчебез итеп, шулай ук Яңа поселогыннан тимердән чәчәкләр коеп ясаучы Айрат Кәримов табылды. Аның өчен сайтыбызда 613 кеше тавыш бирде. Электрик булып эшләүче оста инде ике ел тимерчелек белән мавыга. Металлны кыздыра торган мичне дә, чүки торган өстәлне дә үзе ясаган. Бу эшкә һәвәслек, мөгаен, әнисенең әтисе, Балык Бистәсендә яшәгән, комганнары, сандыклары, япкан түбәләре белән макталган данлыклы тимерчедән киләдер. Тимер роза - үзенең тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән ясалган махсус эш. 8 март бәйрәмендә Айрат яраткан тормыш иптәшен матур бүләк белән сөендермәкче була. Тик кибеттән сатып алган әйбер белән хәзерге заманда кемне шаккаттырасың? Ул бар осталыгын эшкә җигеп, тимердән нәфис чәчәк ясый. Бер атнага якын тырыша. Һәм, ялгышмый. Тормыш иптәше Гүзәлия өчен бу роза - иң кадерле бүләк. Айратның хыялы - кабатланмас бизәкләрдән торган мангал ясау. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев