Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Шилнә авылында яшәүчене урам мәчесе тешләгән

Яңа 2016 елның беренче 10 көне эчендә районда ОРВИ белән чирләүнең 33 очрагы теркәлгән, шулар арасыннан 30ы - балалар. Район буенча Роспотребнадзор территориаль бүлегенең баш белгече-эксперты Рәйханә Марченко хәбәр итүенчә, эчәк инфекциясе 6 кешедә табылган. Олы Шилнә авылында торучы өлкән кешене урам мәчесе тешләгән. Зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелгән. Иске...

Яңа 2016 елның беренче 10 көне эчендә районда ОРВИ белән чирләүнең 33 очрагы теркәлгән, шулар арасыннан 30ы - балалар. Район буенча Роспотребнадзор территориаль бүлегенең баш белгече-эксперты Рәйханә Марченко хәбәр итүенчә, эчәк инфекциясе 6 кешедә табылган.

Олы Шилнә авылында торучы өлкән кешене урам мәчесе тешләгән. Зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелгән. Иске Дөреш авылыннан бер өлкән кешенең гепатит С вирусы белән авыруы ачыкланган. Суровка авылыннан 2 бала һәм «Татарстан» совхозы поселогыннан бер бала коклюш чире йоктырган, Круглое Поле поселогындагы балалар бакчасына йөрүче 2 бала скарлатина белән чирләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев