Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олимпиада уты – Татарстанда

Татарстанда Олимпиада утының эстафетасы үтә. Кичә, 30 декабрьдә, Олимпиада уты Болгар һәм Свияжск шәһәрләрендә булды. Бүген исә эстафета Казан урамнары буенча 44 километрга сузылган араны үтәчәк.

Барысы факел алып бару чарасында 370 кеше катнашачак, алар арасында артистлар, җырчылар, спортчылар, сәясәтчеләр, югары белем бирү учреждениясе һәм мәктәп укытучылары. Эстафетаны Россия Федерациясенең мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров башлап җибәрә. Факелны алып баручылар рәтендә исә Татарстан спортчылары Елена Мигунова, Василий Мосин, Светлана Демина, җырчылар Динә Гарипова, Салат Фәтхетдинов, ТРның дәүләт симфония оркестры дирижеры Александр Сладковский да бар.
Беренче каналда барган «Голос» проектының беренче сезон җиңүчесе Динә Гарипова Свижск шәһәрендә үткәрелгән эстафетада катнашу бәхетенә ирешкән.
- 2013 ел өчен яңа ачышларга, яңа өметләргә бай булды. Ел бик яхшы булды, аннан да бигрәк яхшы төгәлләнде. Мин бик бәхетле, - дип җавап биргән Динә Казан журналистларына.
Сүз уңаеннан, Олимпиада уты эстафетасы 7 октябрь көнне Мәскәү шәһәреннән старт алган иде. 123 көн дәвам итәчәк әлеге олы чара 7 февраль көнне Сочида, Бөтендөнья спорт уеннары ачылышы көнендә төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев