Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Оешмада хезмәткәрләр саны кыскару турында мәшгульлек үзәгенә хәбәр итү кирәк

Оешманың яки шәхси эшмәкәрнең эшчәнлеген туктату, хезмәткәрләр саны яки штат кыскару һәм хезмәт килешүен өзү турындагы карарлары язма формада мәшгульлек хезмәте органнарына җиткерелергә тиеш, дип белдерә район мәшгульлек үзәге башлыгы Татьяна Сиврюк. Оешмаларның бу турыдагы хәбәрне ким дигәндә бер ай алдан, шәхси эшмәкәрнең ике атна алдан бирүе шарт. Документта вазифа,...

Оешманың яки шәхси эшмәкәрнең эшчәнлеген туктату, хезмәткәрләр саны яки штат кыскару һәм хезмәт килешүен өзү турындагы карарлары язма формада мәшгульлек хезмәте органнарына җиткерелергә тиеш, дип белдерә район мәшгульлек үзәге башлыгы Татьяна Сиврюк. Оешмаларның бу турыдагы хәбәрне ким дигәндә бер ай алдан, шәхси эшмәкәрнең ике атна алдан бирүе шарт. Документта вазифа, һөнәр, белгечлек һәм аңа квалификацион таләпләр, һәр хезмәткәргә түләү шартлары күрсәтелергә тиеш. Хезмәткәрләр саны һәм штат кыскару оешмада эшләүчеләрнең күпләп эштән китүенә китергән очракта, бу турыда өч ай алдан мәгълүмат бирү сорала.

Тулы булмаган хезмәт көне (сменасы) һәм (яки) тулы булмаган хезмәт атнасы режимы керткәндә, эш бирүче бу турыда карар кабул ителгәннән соң өч эш көне эчендә мәшгульлек органына хәбәр җибәрергә тиеш.

Мондый мәгълүматлар дәүләт органына вакытында җиткерелмәсә яки мәгълүмат тулы күләмдә булмаса, РФнең административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.7 маддәсе нигезендә, эш бирүчеләргә административ җаваплылык яный. Гражданнардан 100дән 300 сумга, вазифадагы затлардан - 300дән 500 сумга, юридик затлардан 3000нән 5000 сумга кадәр штраф түләтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев