Очрашасы иде тагын бер...
Кешенең табигате бик кызык инде: яшь чагында, кем әйтмешли, алны-ялны белми эшлисең, дөнья куасың, балалар үстерәсең, ә олыгая барган саен узган тормыш юллары, үсмер чаклар, мәктәп еллары, сыйныфташлар, белем-тәрбия биргән укытучылар искә төшә, сагындыра. Их, күрәсе иде үзләрен, нинди микән алар - бергә укыган малайлар-кызлар.
Без укыганда Минзәлә районында ике генә урта мәктәп бар иде. Башлангыч сыйныфларны туган авылларыбызда тәмамлагач, урта белем алырга урта мәктәпләргә китә идек. Без 1962 елда Күзкәй урта мәктәбенә төрле авыллардан җыелдык. Яшәп уку өчен җылы мохитле интернаты бар иде. Дүрт чыгарылыш сыйныфы булып, мәктәпне 1966 елда тәмамладык. Безнең 11 «Б» классында 22 укучы бар иде. Һәркайсыбыз тормышта үз юлын тапты. Ике егетебез Марат Гәрәев белән Зөфәр Шәрипов академиядә укып, тормышларын хәрби хезмәткә багышладылар. Нәкый Сәйфетдинов - педиатр булды. Безнең балаларны гына түгел, оныкларны да дәвалады. Нурания Йосыпова институт тәмамлап, күп еллар балаларга белем-тәрбия бирде. Хәзер Боерган авылында дин сабаклары укыта. Мин үзем дә техникумда белгечлек алып, төрле җитәкче урыннарда эшләдем.
Күзкәй урта мәктәбендә ул елларда бик көчле, тирән белемле, һәрберебезнең күңеленә ачкыч таба белгән укытучылар эшләде. Кайларда гына эшләмәделәр безнең чыгарылыш сыйныф укучылары! Безнең сыйныфның җитәкчесе Наҗия апа Шәмсемөхәммәтова иде. Рус теле һәм әдәбиятын таләпчән, киң кырлы белемле Роза апа Әхмәтшәкурова укытты. Авылыннан беркая чыкмаган авыл баласына ул рус телен шулай сеңдерә белде, соңрак, тормыш барышында ул телне яхшы белү минем үземә дә бик нык ярдәм итте. Армия хезмәтендә дә югалып калмадым, эшләгәндә төрле документлар тутырырга туры килгәндә дә аптырап тормадым - билгеле булганча, алар барысы да рус телендә башкарыла бит. Ул Галимҗан абый Вәлиевнең физика дәресләрен онытырлыкмы? Һәр дәресе кызыклы бер ачыш булыр иде. Рәзинә апа Кәбированың математика дәресләре, анда алган күнекмәләр гомер буе кирәк булды.
Быел менә мәктәпне тәмамлавыбызга 50 ел тула. Ярты гасыр гомер үтеп тә киткән. Бергә укыган классташлар белән бер очрашасы иде. Бу турыда уйлашыйк әле, дусларым.
Хәниф Гәрәев,
Минзәлә районы Тәкермән авылы.
Телефоным: 8-917-937-41-19
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев