Очрашасы иде тагын бер...
Кешенең табигате бик кызык инде: яшь чагында, кем әйтмешли, алны-ялны белми эшлисең, дөнья куасың, балалар үстерәсең, ә олыгая барган саен узган тормыш юллары, үсмер чаклар, мәктәп еллары, сыйныфташлар, белем-тәрбия биргән укытучылар искә төшә, сагындыра. Их, күрәсе иде үзләрен, нинди микән алар - бергә укыган малайлар-кызлар.