Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыгышы белән Тукай районынан, якташыбыз милләттәшләр белән Швециядә Тукайны искә алу кичәсен үткәргәннәр

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Татарстанда, шул исәптән әдип исемен йөрткән районыбызда да бик күп чаралар уздырыла. Бар дөньяга таралган милләттәшләребез дә бу матур датаны билгеләп үтүдән читтә калмый. Туган илдән ерактагы ватандашларыбызны берләштерүче, милли гореф-гадәтләребезне саклаучы, аларны яшь буынга тапшыручы мондый чараларның берсен...

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Татарстанда, шул исәптән әдип исемен йөрткән районыбызда да бик күп чаралар уздырыла. Бар дөньяга таралган милләттәшләребез дә бу матур датаны билгеләп үтүдән читтә калмый. Туган илдән ерактагы ватандашларыбызны берләштерүче, милли гореф-гадәтләребезне саклаучы, аларны яшь буынга тапшыручы мондый чараларның берсен тумышы белән Тукай районы Югары Байлар авылыннан, хәзерге көндә Швециянең Стокгольм шәһәрендә яшәүче Гөлүзә Зыятдинова дусты Мәккә Адольфсон белән оештырган. Бу хакта "Якты юл" газетасына ул болай дип сөйләде:

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңае белән Стокгольмда Kista китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Җылы, җанлы, күңелле һәм сагышлы да булды бу кичә.

Габдулла Тукайнызң якташы, Әтнә районыннан (элек шагыйрь туган авыл шушы районга караган булган) Зөлфирә Сәгъдиева шагыйрнең биографиясен бик тә җанлы итеп сөйләде, экраннан Тукай турында рәсемнәр, мәгълүматләр биреп барылды.

Мин, "Тукай - җыр сөюче", " Тукай музыкада", "Тукай тормышында халык музыкаль фольклоры" темаларына тукталып, үземнең чыгышымны җырлар белән бергә бәйләп алып бардым. Тукайның мәдрәсәдә шәкертләр белән бергә бик тә яратып җырлаган җырларыннан "Мөхәммәдия", "Әй, дуслар, мал кайда", шулай ук Тукай сүзләренә халык көй салган "Зиләйлүк" һәм "Әллүки" не башкардым.

Китапханәче Мәккә Адольфсон Тукайның балалар өчен язган әсәрләренә тукталып, "Су анасы"н сөйләде, татарча матур мультфильмнар - "Гали белән Кәҗә", "Сөткә төшкән тычкан" һәм башкалар зур экраннан күрсәтелде.

Балалар-яшүсмерләрдән Илһан Соукканның "Сөбханаллаһ", Әмили Сәгъдиеваның "Эш беткәч, уйнарга ярый"дигән шигырьләрен укулары безне, тамашачыларны бик тә сөендерде.

Милләттәшләребездән Түркәр Соуккан "Туган авыл" , Зифа Әюпова " Киңәш", "Ачы тәҗрибә", Зифа Хохву Кристенссен "Китап" шигырьләрен укыдылар.

Чыгышымны дәвам итеп, Тукайның иҗатыннан аның кайбер кызыклы хикәяләренә, шул исәптән "Исемдә калганнар" га тукталып, үзем дә исемдә калганнарны сөйләдем, шулай ук "Шагыйрь" шигырен укыдым.

Кичәбез ахырга таба җиткәндә, бергәләп, күмәкләшеп, "Бәйрәм бүген", "Сандугач" җырларын җырладык. Сөекле шагыйребезне искә алу бәйрәмен, гадәттәгечә, аягүрә басып, безнең халкыбызның гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкарып тәмамладык. Аннары, милли ризыкларыбыз - кош теле, гөбәдияләрдән авыз итеп, бергәләп гапләшеп, рәхәтләнеп чәй эчтек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев