Кенәз мәдәният йортының «Объектив» агитбригадасы янә юлда (фото)
Күптән түгел «Алмаз» хуҗалыгында хезмәт куючы эшчеләрне Кнәз авылының «Объектив» агитбригадасы үзләренең концерт программалары белән сөендереп китте.
Үзешчән артистлар «Ельник» җәйге лагерында чыгыш ясадылар. Чыгыш программасы шигырьләрдән, дәртле такмаклардан һәм изге теләкләрдән торды. Шулай ук, концерт барышында авыр хезмәтләре өчен, терлекчеләр исеменә рәхмәт сүзләре яңгырады. Аеруча тамашачыларга ирле-хатынлы Рәзинә һәм Әхәт Аитовлар, Тамара Багаева, Алена Ашуева башкаруындагы җырлар хуш килде. Шаян җырлар көен ишетүгә, кайбер сыер савучылар түзә алмыйча, урында бии башладылар. Димәк, «Объектив» агитбригадасы бирегә юкка килмәгән, барлык эшчеләрнең күңелен күтәрә алдылар. Концерт ахырында, терлекчеләр үзешчән артистларга эчтәлекле концерт өчен зур рәхмәт әйттеләр, - дип хәбәр итә Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев