Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәсыйхәт – зур нигъмәт

Шушы көннәрдә район хакимияте бинасында Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу булды. Район башлыгы Фаил Камаев инициативасы һәм имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрасов тырышлыгы белән оештырылган очрашуда җирлегебездә эшләп килүче мәчет имамнары, авыл җирлеге башлыклары һәм хакимияттә бүлекләрдә эшләүче белгечләр катнашты. Гамьле әңгәмә эчкерсез шартларда үтте. 

Район хакимияте башлыгы Фаил Камаев Җәлил хәзрәт белән очрашуның максатын аңлатты.
 – Җәлил хәзрәт катлаулы мәсьәләләрне дә җиңел итеп аңлата белә. Ул – дингә, тормышка караган темаларның бик җитдиләрен дә гади тел белән кешегә ирештерү сәләтенә ия булган дин әһеле. Менә хәзер күңелегездә туган төрле сорауларга җавап алу мөмкинлеге  ачылды – шул форсаттан файдаланып калырга тырышыгыз, – диде. 
Дин кардәшләребез тарафыннан яратып, үз итеп кабул ителгән Җәлил хәзрәт Фазлыевның нәсыйхәтләре, хәерле-файдалы вәгазе залда утыручыларның күңеленә хуш килде. 
Газетабызда «Дин һәм мәгыйшәт» сәхифәсен алып баручы журналист буларак Җәлил хәзрәт белән әңгәмәне редакциябездә дә дәвам иттек. Сораулар күбрәк алда торган ике зур бәйрәмебезнең икенчесе – корбан гаете хакында, корбан чалу турында булды. 
 – Корбан чалуның төп мәгънәсе – Аллаһка якынаю. Уразада – ач торып Аллаһка якынаябыз. Корбан чалып, аның итен ашап күңелебезне чистартабыз.  Корбан ите кешенең күңелен, кальбен чистарта, гөнаһтан аралый. Ихтыяр көче булдыра. Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Кәүсәр» сүрәсенең 2 нче аятендә: «Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм ятимнәрне үә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!» дип әмер бирә.  
Тормышыбыз әйбәтме? Утыз, егерме, ун ел элек ничек яши идек тә, хәзер ничек яшибез? Нинди фатир-йортларда яшибез? Нинди машиналарга утырып йөрибез? Шул хакта уйланып, бүгенгесе көнгә шөкер итәргә кирәк. Зарланмаска. Авыз нишли? Күпчелек вакыт ашый, зарлана, гайбәт сөйли. Шөкер итсәң, Аллаһ Тәгалә арттырып бирә. 
Әҗәткә кермичә корбан алырлык акчасы булса, ул кеше корбан чала. Ә инде бүгенгесе көндә 32 мең акчасы булып та, шушы айда 40 мең бурычын түләргә кирәк икән, ул кеше чала алмый инде. 
Корбан итен өчкә бүләбез: бер өлеше гаилә белән ризыклану өчен; икенчесе – табын корып туган-тумача, күрше-тирәне сыйлау өчен; өченчесе – фәкыйрь, мескен, мохтаҗ, ятимнәр  һәм толлар өлеше. 
Кайберәүләр: «Минем акчам күп. Корбан ите үземә кирәк түгел» дип барлык итне кешегә тарата. Бу – дөрес түгел. Корбанлык итнең өчтән бере – гаилә өлеше. 
Корбанлык малның эчәгесен суга салырга ярамый. Табигатьне, сулыкларны нәҗесләү – гөнаһ. Ашарга яраксыз әйберләрне тиешле урынга урнаштыру лязем. Авыл җирендә күмеп куюны гадәткә керткән күпчелек.  
Мөмкинлеге булган кешеләр корбан чалып Аллаһка якынайсын. Аллаһ Тәгалә шундый зур мөмкинлек биргән икән, Раббыбызның рәхмәтеннән файдаланып калырга кирәк.    
Барлык дин кардәшләремне якынлашып килүче Корбан гаете белән тәбрик итәм. Саваплы, изге эш-гамәлләр кылуда Аллаһ һәммәбезгә дә ярдәмен бирсен! – дип изге теләкләрен юллады республикабызның Баш казые.
 / Р.Зәкиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев