Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Хөрмәтле район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар! Эчке эшләр органнары һәр елны 10 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Сайлаган һөнәрегез авыр да, катлаулы да сезнең. Халык иминлеген саклаганда кайвакыт үз гомерегезне дә куркыныч астына куярга туры килә. Сезнең сафта бары тик тәвәккәлләр генә атлый ала. Иңнәрегезгә бик зур җаваплылык...

Хөрмәтле район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар!

Эчке эшләр органнары һәр елны 10 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Сайлаган һөнәрегез авыр да, катлаулы да сезнең. Халык иминлеген саклаганда кайвакыт үз гомерегезне дә куркыныч астына куярга туры килә. Сезнең сафта бары тик тәвәккәлләр генә атлый ала. Иңнәрегезгә бик зур җаваплылык - районда законлылык һәм җәмәгать тәртибен, халыкның иминлеген саклау эше йөкләнгән. Бүгенге катлаулы шартларда әлеге бурычларны үтәү сездән һәрдаим әзерлекле, кыю, тәвәккәл булуыгызны таләп итә. Намуслы хезмәтегез мактауга лаек, һөнәри осталыгыгыз районда хокукый тотрыклылыкның гаранты булып тора.

Сезнең көндәлек хезмәтегез гаять зур җаваплылык, тәвәккәллек, көч һәм энергия чыгымнары таләп итә. Райондашларыбызның тынычлыгы-иминлеге хакына, сез еш кына шәхси вакытыгызны да кызганмыйсыз, көндезен дә, төнлә дә тукайлыларга ярдәмгә ашыгасыз, мөһим объектларны саклыйсыз, җинаятьләрне ачасыз, урамнарда патрульлек итәсез, юлларда тәртип сагында торасыз.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, барлык райондашлар исеменнән, тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы, гаиләләрегезгә иминлек телим.

Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев