22 июнь - илебез тарихында үзенчәлекле дата.
Хәтер һәм кайгы көне – безнең тыныч күк йөзе өчен җаннарын биргәннәрне искә алу вакыты ул.
Мәктәп яны лагеренда акция узды: балалар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм азат итүче сугышчыларга куелган обелиск янында шәмнәр кабыздылар.
Мәктәп укучылары махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарны аерым искә алдылар. Алар хөрмәтенә мемориаль такталар янында шулай ук Хәтер утлары да кабынды — мәңгелек рәхмәт символы буларак.
Мондый мизгелләр безне иң мөһим нәрсәгә -үткәнне истә тотарга, хәзерге вакытны кадерләргә һәм киләчәкне сакларга өйрәтә.
Нет комментариев