Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Новотроицкое авылының «Ромашка» балалар бакчасында «Кечкенә шахматист» турнирының финалы узды

Шахмат уены белән шө гыльләнүче балалар өчен Новотроицкое авылының балалар бакчасы чын мәгънәсендә могҗизалар иленә әверелде. 27 март көнне биредә «Кечкенә шахматист» турнирының финал уеннары үтте.

Бирегә килгән һәркем өчен дә ул искиткеч, тылсымлы дөнья буларак кабул ителә – балалар бакчасы яңа, матур һәм якты. Бинаның икенче катына күтәрелгәч тә тылсымлы шахматлар иленә килеп эләгәсең. Монда, идәндә 64 ак һәм кара төстәге шакмакларны үз эченә алган шахмат тактасы ясалган. Аның өстендә сабыйларның буенннан бераз гына тәбәнәк булган уен фигуралары тезелгән. Шулай ук биредә уен өчен махсус өстәлләр, шахмат такталары, сәгатьләр куелган. Шкаф киштәләрендә – барлыкка килү тарихы Борынгы Индиягә барып тоташучы мантыйк уенына багышланган кул эшләре күргәзмәсе урнаштырылган.

Шахмат уенында булган осталыкларын күрсәтү, көч сынашу өчен «Ромашка» балалар бакчасына районның төрле җирлекләреннән тәрбиячеләре, әти-әниләре белән 20 сабый килде. Иң элек, уен алдыннан балалар бакчасының актлар залында финал уеннарында катнашучылар белән танышу үткәрделәр. Тамашачыларны сәламләп, алар алдында дәртле бию белән «Беренчеләр хәрәкәте»нә йөрүче балалар чыгыш ясады. Соңыннан, залга бер-бер артлы аклы-каралы зур шахмат фигуралары чыга башлагач, халык бик нык гаҗәпләнде. Баксаң, балалар бакчасы нәниләре менә шундый сәхнә костюмнары киеп, кунакларның күңелен күрергә булган. Кечкенә артистларның шул рәвешле башкарган биюләрен һәммәсе дә дәррәү алкышларга күмде.

Җирәбәдән соң, балалар шахмат зонасына үттеләр. Монда аларны жюри әгъзалары көтеп, уен барышын күзәтеп, уен регламентын бозулар хакында жюри рәисе булган Гөлия Мөтәһировага – Бәтке авылының башлангыч сыйныф укытучысына хәбәр итеп торды. Педагоглар командасы эшен исә турнирның баш хөкемдары Резида Гәрәева җитәкләде. Ярышларда катнашучылар әле кечкенә булсалар да, финал уеннары менә шулай бик җитди узды.

Шахмат уены территориясен чын мәгънәсендә яу кыры белән чагыштырып була иде дисәк – бер дә арттыру булмас. Нәни спортчылар фигура белән ясалучы һәр адымны бик уйлап эшләделәр, хисләрен яшермичә җиңүләргә шатландылар, җиңелгән чакта борчылып, кайберләре күз яшьләре дә тамызды. Шулай да, һәр уен саен, балалар берберсенең кулын кысып, дусларча таралышты.

Уеннар арасында (ә алар 5әү иде), балаларга боегып утырырга ирек бирмәделәр. Физик культура буенча инструктор Гөлнара Габетдинова белән балалар зур һәм якты спорт залында туйганчы уйнап-йөгерде, эстафеталарда катнашты.

Финал уеннарының бар биш этабы да узгач, жюри барлык балларны да ашыкмыйча санап, нәтиҗәләр ясады. Турнирда катнашучылар исә бу вакытта «Шахматлар патшалыгы»ннан булган балаларның табышмакларына җаваплар эзләде.

Ниһаять, түземсезләнеп көтелгән мизгелләр дә килеп җитте. Турнирда җиңүчеләрнең исемнәрен атый башладылар. Нәтиҗәләр буенча беренче урынны Сәмәкәй авылыннан Реналь Вәҗиев яулады. Икенче урынны Түбән Суыксу авылыннан Камил Шәрифуллин, өченче урынны Әҗмәкәйдән Азамат Әнвәров алды. Азаматка бераз гына бирешеп, дүртенче урынга Новотроицкоедан Таһир Рәфиков калды. Ул үзе йөргән «Ромашка» балалар бакчасыннан җиңүгә омтылышы өчен өстәмә бүләк алды.

Ярышларда катнашучы балаларның һәркайсы бу көнне бүләкле һәм грамоталы булды. Аларның йөзендә бәхет чаткылары балкый иде. Шахматларда, башка спорт төрендәге кебек үк җиңелүчеләр булмады. Әлеге турнир алар өчен яңа җиңүләргә, уңышларга этәргеч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев