Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нодуляр дерматит: аннан саклану өчен нишләргә?

Нодуляр дерматит - мөгезле эре терлекләргә хас йогышлы авыру. Ул малның тәнендә кабарып торган тимгелләр рәвешендә барлыкка килә. Бу вакытта терлекне бизгәк тота, лимфа системасы зарарлана, тире астында шешләр, тиредә төеннәр барлыкка килә, хайванның күзләренә, сулыш һәм ашкайнату органнарына зыян килә.

Вирусны йоктыручылар - авыру маллар яки чир беленгәнче аны йөртүче терлекләр. Дәвалаганнан соң да вирус калып, ул башка хайванга эләгергә мөмкин. Нодуляр дерматитны таратучылар булып шулай ук кан эчүче бөҗәкләр, чебеннәр тора, инфекциянең кошлар аша да күчү куркынычы бар.

Авыру инде 1929 елда ук билгеле булган. 2017 елда исә бу авыруның беренче очрагы Оренбург өлкәсендә Ташлы районында теркәлгән. Анда предприятиедә 18 баш сыер һәм шәхси хуҗалыкта бер баш сыер инфекция йоктырган. Аннан соң Оренбург өлкәсе Соль-Илецк районында 12 баш терлекнең чирләве билгеле булган.

Нодуляр дерматит вакытында инкубация чоры 3тән 30 көнгә кадәр бара. Авыру терлекчелеккә зур икътисади зыян китерә, чөнки маллар авырлыкларын югалта, сөт кими, бозаулар алу начарлана.

Авыруның билгеләре - 2-7 см диаметрлы кабарып торган тимгелләр - гадәттә терлекнең башында, муенында, имчәкләрендә була. Тиренең зарарланган урыннары авырта. Бу чирдән хайваннарның үлү очраклары 10нан 45 процентка кадәр.

Авыру сыерның сөте алсу төстә, куе була. Мондый малның сөте юкка чыгарыла, ә итен куллануга чик куелмый. Карантин маллар терелеп бетеп 30 көн үткәч алына. Карантиннан соң 12 ай дәвамында бу участокка дерматитка каршы вакцина кадалмаган терлекне кертү тыела.

Малларны әлеге инфекциядән саклау өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри:

  • терлекләрнең төгәл баш санын белү, аларга биркалар тагу;
  • хуҗалыкларда терлекләрне асрауда инфекциягә каршы торучы репеллентлар куллану;
  • мөгезле эре терлекләрне планлы рәвештә һәм планнан тыш вакцинацияләү;
  • малны һәм аның азыгын хуҗалыктан хуҗалыкка ветеринария хезмәте рөхсәте белән генә күчерү;
  • нодуляр дерматитны вакытында ачыклау максатыннан һәрдаим тикшеренүләр үткәреп тору;
  • чирле малларны дәвалау, дерматитка дучар булган участоклардагы малларны мәҗбүри рәвештә сую, тиреләрен юкка чыгару кирәк.

Әлеге кагыйдәләрне төгәл үтәү территориягә әлеге инфекцияне кертмәскә ярдәм итәчәк, дип белдерәләр район ветеринария берләшмәсеннән.

Авыруны нигездә чебен, черки, бөгәлчән кебек кан эчә торган бөҗәкләр тарата. Нодуляр дерматит шулай ук һава, су, ризык аркылы да йогарга мөмкин. Чирне кошлар, бигрәк тә челәннәр дә күчерә ала.
Нодуляр дерматит белән авырган малларның ун процентка якыны һәлак булырга мөмкин. Чирле малның продуктивлыгы кыскара, тире чималының сыйфаты төшә. Сыерларның җенси циклы бозыла. Димәк, бу чирнең республика, район икътисадына зур күләмдә зыян китерүе ихтимал. Чөнки мөгезле эре терлекләр терлекчелек тармагының нигезен тәшкил итә дип әйтерлек. Ә чирле малны асрау тыела.
Диагнозны ветеринария белгечләре генә куя.

Фото Rsn-chel.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев