Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мусабай-Заводта яшәүче Шәймиевлар гаиләсе йортсыз кала

8 апрель иртәсендә Мусабай-Завод авылында яшәүче Шәймиевлар гаиләсенә зур кайгы килә. Иртәнге сәгать алтылар тирәсендә Әнәс абый белән Әлфия апа, гадәттәгечә, мал-туар ашатырга дип, ишегалдына чыгалар. Өйдә бар нәрсә тыныч кебек, әмма ирле-хатынлы кире кергәндә, йорт бүлмәләрен инде куе кара төтен камап алган була.

Янгын турындагы хәбәр иртәнге 06:15 сәгатьтә килә. Ут бер катлы кирпеч өйне чолгап алган була. Гаилә башлыгы янгынны үзлегеңнән сүндерергә тырышканда күп төрле җәрәхәтләр ала. Ярдәм сорап ачынып кычкырган тавышлардан уянып киткән күршесе дә ярдәмгә ашыга — ул да, авылдашларына булышырга тырышканда, уттан зыян күрә. Янгынның гомуми мәйданы 90 квадрат метрны тәшкил итә. Якынча фаразлар буенча, ут кыска ялганыш аркасында чыккан. Кызганычка каршы, йорт иминиятләштерелмәгән булган.

Шәймиевлар бу йортта гомер буе яшәгәннәр. Әлфия апа озак еллар мәгариф системасында техник хезмәткәр булып эшләгән. Туган йортларыннан диварлар гына калуга карамастан, ирле-хатынлы Чаллыга, балалары янына китүдән баш тарта. «Ходайга шөкер, маллар исән», — ди янгыннан зыян күрүчеләр. Сыер, бозаулар һәм тавыклар зыян күрмәгән.

Әлегә Шәймиевларны күршеләре сыендырган, әмма көннәр җылыну белән алар мунчаларына күчәргә планлаштыралар.

Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Эльвира Нуртдинова сүзләренчә, гаиләнең балалары дуслары белән бергә янгын калдыкларын җыештырганнар. Авылдашлары да читтә калмаган: җирле кибеттә акча җыю оештырылган — анда ярдәм өчен махсус савыт куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев