Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә федераль югарылыкта танылган, репутациясе бозылмаган татар актеры табылмаган

Камал театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк "Җан белән сөйләшү. Чиктән чыгып" спектаклендә Фәрештә ролен яшь артист Александр Головин башкара. Мәскәүдә федераль югарылыкта танылган, репутациясе бозылмаган татар актеры табылмаган. Бу турыда бүген Камал театрында узган "Җан белән сөйләшү. Чиктән чыгып" проектын әзерләүчеләр белән матбугат конференциясендә билгеле булды. Бүген Камал театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк "Җан...

Камал театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк "Җан белән сөйләшү. Чиктән чыгып" спектаклендә Фәрештә ролен яшь артист Александр Головин башкара.

Мәскәүдә федераль югарылыкта танылган, репутациясе бозылмаган татар актеры табылмаган. Бу турыда бүген Камал театрында узган "Җан белән сөйләшү. Чиктән чыгып" проектын әзерләүчеләр белән матбугат конференциясендә билгеле булды.

Бүген Камал театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк "Җан белән сөйләшү. Чиктән чыгып" спектаклендә Фәрештә ролен яшь артист Александр Головин башкара. Бу оештыручыларның әлеге рольгә федераль югарылыкта танылган һәм репутациясе бозылмаган этник мөселман булган татар актеры таба алмауларына бәйле.

"Без бик күп вариантларны карадык һәм Александрга тукталдык. Ул "Мин әнием белән киңәштем, ул каршы түгел", дигәч безнең икеләнүләребез таралды", - диде проектның продюсеры Азат Галәмшин.

Матбугат чарасында Мәскәү мөфтие, проектның генераль директоры Илдар Аләүтдинов, продюсеры Азат Галәмшин, спектакльнең режиссеры һәм төп рольне башкаручы Марат Бәшәров, сценарий авторы Ренат Абянов, вокаль партияләрне башкаручы Эльмира Кәлимуллина һәм Шарип Умханов, композитор Айдар Хәмзин һәм актер Александр Головин катнашты.

Александр Головин тамашачыга "Ералаш" киножурналы аша таныш. Ул "Кадетство", "Папины дочки" һәм башка сериалларда катнашкан.

Яшь актер дини проекттагы роле турында артык сөйләмәде. "Иң кирәкле, иң кыйммәтле сүзләрне минем героем әйтә", - диде яшь актер.

"Федераль югарылыкта танылган татар актерлары күп түгел - Камил Ларин, Шамил Хаматов бар. Тагын кем бар соң?" - диде Азат Галәмшин соңыннан "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Бүген "Татар-информ" Марат Бәшәров Казан тамашачысы белән дин турында театр телендә сөйләшә, дип язган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев