Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәртәбәле конкурс дипломантлары

Күптән түгел Яр Чаллы шәһәренең 13нче номерлы (татар) балалар сәнгать мәктәбендә «Моң чишмәсе» дип исемләнгән ачык регионара фестиваль-конкурсы булып үтте. Районыбыз данын әлеге бәйгедә балалар сәнгать мәктәбендә белем алучылар яклап чыкты.

Конкурска бөтен республикадан яшь артистлар, сәнгать осталары җыелган иде. Райондашларыбыз да үзләрен чын мәгъгәсендә оста башкаручылар, артистлар кебек күрсәтә алдылар. Беренче тапкыр гына мондый төр фестивальләрдә катнашкан Круглое Поле поселогыннан Вадим Гусев (укытучысы Вера Фокина) баянда уйнады, III дәрәҗәдәге лауреат исемен алды. «Академик җырлау» номинациясендә Динә Сабитова III дәрәҗәдәге, «Эстрада җырлавы» номинациясендә Данил Сәйфуллин I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. Аккордеон классы буенча белем алучы Алексей Янгелов үзенең оста башкаруы белән барысын да таң калдыра алды, аңа I дәрәҗәдәге диплом тапшырылды (балаларның укытучылары Мәүлидә Игътисамова). Мусабай-Завод авылыннан Айдар Хөсәенов (I дәрәҗәдәге диплом) белән Айнур Шакирҗанов (II дәрәҗәдәге диплом) күңелләргә үтеп керерлек итеп, курайда көйләр башкардылар (укытучылары Эльмира Җәләлетдинова). Калмия авылыннан Данил Әюпов «Эстрада җырлавы» номинациясендә II дәрәҗәдәге дипломга (укытучысы Вера Сәлимова) лаек булды. Ә «Шаян кызлар» балалар ансамбленә катнашучылар дипломы бирелде, дип хәбәр итә безгә район балалар сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишина.

- Без дә «Беренче адымнар» («Первые шаги») дип исемләнгән республикакүләм фестиваль-конкурста катнашып кайттык, - дип үз кичерешләре белән уртаклашты Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәге директоры Анна Шәрифҗанова. - Поселокта шөгыльләнүче «Смайл» һәм «Киндер-сюрприз» вокаль студияләре (җитәкчеләре Лилия Муллагалиева) мәртәбәле фестивальгә ныклап әзерләнделәр, дулкынландылар, моңа карамастан тиешенчә чыгыш ясадылар. Изалия Вәлиуллина «Вокал-соло» номинациясендә I дәрәҗәдәге, Луиза Кузнецова II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. «Смайл» белән «Киндер-сюрприз» вокаль студияләре «Вокал-ансамбльләр» номинациясендә

I дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар, - дип язып җибәрде безгә Анна Шәрифҗанова.

P. S. Материалны басуга әзерләгәндә Юлия Галишина безгә тагын бер сөенечле хәбәрен җиткерде: «Уфа шәһәрендә теркәлгән дистанцион чаралар үзәге «ИнтеллектУм» икенче халыкара «Йомшак уенчык» декоратив-гамәли сәнгать конкурсы оештырган иде. Әлеге бәйгедә безнең районнан Круглое Поле поселогындагы балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы IV сыйныф укучысы Ангелина Исламова катнашты һәм конкурсның нәтиҗәләре буенча II урынга лаек булды. Ангелинага йомшак уенчык ясарга, бәйгегә әзерләнергә укытучысы Ләйсән Шәймәрданова ярдәм итте. Ангелина да, укытучысы да грамоталар белән бүләкләнделәр. Балаларны җиңүләре белән котлыйбыз, тагын да яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз», - диде ул безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев