Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Моабит дәфтәрләре» беренче тапкыр Тукай районында

Кичә «Гиндукуш» хәрби дан музеенда Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә эшли башлады. Шагыйрьнең 110 еллыгы кысаларында эшләнгән әлеге күчмә күргәзмәне районга Татарстан Республикасы милли музее һәм Муса Җәлилнең музей-фатиры тәкъдим итте. Ул Җәлил турындагы документаль фильмнарны, фотоларны, «Моабит дәфтәрләре»н үз эченә алган. Күргәзмә 31...

Кичә «Гиндукуш» хәрби дан музеенда Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә эшли башлады. Шагыйрьнең 110 еллыгы кысаларында эшләнгән әлеге күчмә күргәзмәне районга Татарстан Республикасы милли музее һәм Муса Җәлилнең музей-фатиры тәкъдим итте. Ул Җәлил турындагы документаль фильмнарны, фотоларны, «Моабит дәфтәрләре»н үз эченә алган. Күргәзмә 31 майга кадәр эшләячәк. Танышырга теләгән һәркем Иске Абдул авылындагы «Гиндукуш» музеена килә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев