Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗмәкәй авылында «Хәйрия ярминкәсе»

Тарихка күз төшерсәк, ата-бабаларыбызның тормышы үрнәк булырлык бит. 1913 нче елда Әҗмәкәй авылында, халык саны алу буенча 1207 кеше яшәгән (бүгенге көндә дә шул чама кеше яши). Авылда ярминкәләр оештырганнар. Сатучылар һәм алучылар атлар белән килеп, кунып яткан очраклар да булган (Муллахмәтов Миннәхмәт язмаларыннан). Шул чакларны искә төшереп, Әҗмәкәйдә «Хәйрия ярминкәсе» уздырдык. Ярминкә мәчеткә терәлеп салына торган мәдрәсә-ашханә төзелешенә үзеңнән өлеш кертүне күздә тотып оештырылды. Урынын Үзәк урамда көйләдек. Үтеп баручылар да күрсеннәр янәсе. Халык күп җыелды, олысы-кечесе ярминкәгә алдан әзерләнде.

Сату-алу бик кызык үтте, килешле музыка яңгырап торды, балалар өчен батут көйләнде, урам музее әзерләнде. Килгән бер генә кеше дә буш китмәде, нидә булса сатып алды. Сатудан кергән акчаның бер өлешен шул төзелешкә тапшырдык.
Әҗмәкәй халкы бу көнне матур итеп бәйрәм итте. Башка авылларда да шундый чара уздырырга тәкъдим итәбез. 

(Автор фотосы)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев