Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпнең 80нче чыгарылышын зурлап бәйрәм иттеләр 

Теләнче Тамак урта мәктәбендә зур юбилей – 80нче чыгарылыш бәйрәме узды. Зур тантана «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә туры китереп, мәктәпнең элеккеге укучысы, Советлар Союзы герое Нурми Шәрипов һәйкәле янында үткәрелде.

Кунакларны бәйрәмчә киенгән укучылар һәм укытучылар каршы алды. Балалар чыгышы, чәчәкләр бәйләмнәре белән юбиляр хезмәткәрләрне котлау, күп еллар балалар укыткан һәм тәрбияләгән коллективны тәбрикләү оста һәм зәвыклы итеп оештырылды. Без, ата-аналар һәм килгән кунаклар, мәктәптә оештыру сәләтенә ия булган көчле коллектив эшләгәнен күрдек. Куанышып, сокланып утырдык без бу бәйрәмдә. Тантаналы өлеш тәмамлангач, кунакларны мәктәпкә, бәйрәмнең икенче өлешенә чакырдылар. Төрле елларда мәктәптә эшләгән ветеран укытучылар һәм хезмәткәрләр, кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган, бүген олы тормышта үз юлларын тапкан дәрәҗәле кунаклар матур табын янында үзләренең фикерләрен әйттеләр, бәйрәмне җыр-музыка белән бизәделәр. Укытучылар коллективы ярдәме белән әзерләнгән сый-нигъмәтләр туй өстәлен хәтерләтә иде. 
Мәктәпнең тарихы 19нчы гасыр азагыннан, мәдрәсәдән башланса да, 12 еллык урта мәктәп дип ул 1936 елда билгеләнә һәм 1938 елны бу мәктәптә беренче зур чыгарылыш бәйрәме уза. Сугыш башланыр алдыннан мәктәптә 462 бала укыган була. Сугыш вакытында төрле төбәкләрдән килгән укучыларга белем бирү мөмкинлеге тудыру максатыннан мәктәптә рус сыйныфлары ачыла. Мәктәпнең абруе зур булу сәбәпле, монда якын-тирә авыллардан килеп укыйлар. 1976 елда барлык укучыларны бер бинага җыю максаты белән төзелгән яңа мәктәп 600 укучыга үзенең ишекләрен ача. 1993 елда мәктәпкә Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исеме бирелә. 
Шушы еллар эчендә соңрак танылган бик күп шәхесләр тәмамлый безнең мәктәпне. Алар арасында Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов, Социалистик Хезмәт Герое Дамир Әхмәтов, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакиров, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, Тукай премиясе лауреаты Әүфәр Зәкиев, Россиядә ветеринария фәнен әйдәп баручы, микробиолог, радиобиолог, профессор Рәмзи Низамов, бөтен татар дөньясын татарча сөйләшергә өйрәтүче филология фәннәре докторы Флера Сафиуллина, техник фәннәр докторы, биофизик, профессор, чит илләр академияләре әгъзасы Руслан Насыйбуллин, техник фәннәр докторы, профессор, академик Роберт Шәрәфиев, Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының табигать-география факультеты деканы, педагогия фәннәре докторы, профессор Илгизәр Гайсин, атаклы үзешчән композитор һәм җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов, бөтенроссия гармунчылар смотр-күргәзмәсе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев, Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов һ.б. Аларны санап бетерерлек түгел.
Еллар уза тора, якын-тирәдә яңа мәктәпләр ачыла. Шул сәбәпле балалар саны мәктәбебездә ару гына кими. Бүгенге көндә монда 146 укучы белем ала.
Мәктәпнең 80 еллыгына программаны әзерләүдә Теләнче Тамак мәдәният йорты хезмәткәрләре зур өлеш керткән. Әлеге чара барышында мәктәпнең зур тарихын күз алдыннан үткәрделәр алар. Мәртәбәле кунакларга да, бүгенге көндә лаеклы ялда булган һәм әле дә мәктәптә эшләүче педагогларга да сүз бирелде. Һәр кеше сүзен зур рәхмәтләр белән тәмамлады. 

Теләнче Тамак урта мәктәбендә укып, ил хуҗалыгының төрле тармакларында эшләгән Кәлимуллиннар гаиләсе исеменнән 50 ел педагогик стажлы хезмәт ветераны Җәүһәр Кәлимуллина– Рәхмәтуллина. 

Сүз азагы. Безнең гаиләдән бу мәктәптә 12 кеше укыды. Нәселебездә 13 укытучы булды. Укытучы – мактаулы хезмәт ул. Ул укыта да, тәрбияли дә, артист та ул, оештыручы да. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Теләнче Тамак Теләнче Тамак мәктәбе