Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпләрдә ремонтның кызган чагы

 Яңа уку елының башлануына әле ай ярым вакыт калып барса да, район мәктәпләрендә әзерлек эшләре гөрли: бина эчендә дә, аның тышкы ягында да мәктәп коллективы көче белән косметик ремонт ясала, идәннәр, стеналар буяп, яңартыла. Шул ук вакытта районда быел яңа белем бирү учрежденияләре дә төзелә, мәктәпләрдә, мәктәп ашханәләрендә капиталь ремонт буенча эшләр бара. 

Ремонт эшләренең барышы һәм кирәкле эшләрне уздырырга кирәклеген билгеләү өчен, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендәге махсус комиссия күптән түгел районның 51 белем бирү учрежденияләрен йөреп чыкты.  
  Комиссия Кенәз урта мәктәбендә  булып, «Строитель» ҖЧҖе белән 139 млн. сумлык капиталь төзекләндерү эшләренең башкарылуын карады. Биредә, башлангыч сыйныфлар укыячак бинаның идәне, түбәсе ясалган, бүлмәләрдә штукатур эшләре башкарылып, классларның, 2 нче каттагы коридорның диварлары буяп куелган, коридор идәненә, баскычка плитәләр салынган. Моннан тыш, түшәмнәр буялып, электр челтәрләре уздыру, җылылык системалары, гомумән, төзекләндерү буенча шактый эшләр эшләнгән. Кенәз мәктәбенең төп бинасында исә өлешчә фасад штукатуркаланган һәм буялган, түбә белән бәйле эшләр тәмамлануга таба бара, мәктәпнең икенче һәм өченче катындагы коридорларның идәненә плитәләр салынган, җылылык системасы торбалары уздырылган.  
 Новотроицкое авылы һәм Круглое Поле поселогындагы мәктәпләре ашханәләрендә капиталь ремонт эшләре уза. Әлеге ашханәләр өчен җәмгысы 9 млн 880 мең сумлык җиһазлар да сатып алынган. Биредә барлык эшне «Барс» подряд оешмасы үти. Әлеге оешма шулай ук Борды мәктәбендә дә 226 мең сумлык түбә эшләрен башкара. 
Шилнәбаш урта мәктәбендә 100 урынлык башлангыч сыйныф бинасын төзү эшләре дәвам итә, әлеге вакытта булачак мәктәпнең диварлары күтәрелә. Тәзелеш исә 2023 елда тәмаланыр дип күздә тотыла.   
 Мәктәпләр белән беррәттән, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә дә тик тормыйлар. Әйтик, Комсомолец поселогының «Петушок» балалар бакчасы янындагы асфальт яңартыла, тротуарларны ясыйсылары калган. Новотроицкое авылында «ГазСтройСервис» ҖЧҖе белән 220 урынлык яңа балалар бакчасы төзелеше бара. Ул агымдагы елның 1 сентябрендә кулланылышка тапшырылыр дип планлаштырыла. 
 Моннан тыш, Биклән, Күзкәй, боерган авылы мәктәпләрендә, Күзкәй авылының «Таңбатыр», Яңа Бүләк авылының «Сәйлән» балалар бакчаларында кирәкле ремонт эшләрен үткәрү өчен смета документлары әзерләнә.
 Шул ук вакытта районның барлык белем бирү учрежденияләрендә җылылык котелларын һәм җылылык челтәрләрен сынап карау, төзәтү эшләре үтә. Ә менә Иштирәк авылы мәктәбендә җылылык челтәрләре торбаларын, Новотроицкое авылы мәктәбендә эштән чыккан иске котелны яңасына алыштыру бара. Шулай ук Биклән авылының «Әллүки» балалар бакчасында да җылылык торбаларына ремонт ясалган. Әлеге әзерлек эшләренең һәммәсен дә «ТукайТеплоГаз» ҖЧҖе башкара. 
 Яңа уку елына әзерлек төзекләндерү эшләреннән кала, белем бирү учакларының материаль-техник база ягыннан тәэмин ителешен дә үз эченә ала. Әлеге уңайдан, районның барлык 24 мәктәпләренә дә 296 ноутбук кайтарылды. 
 Күрше авыллардан мәктәпләргә укучыларны алып килү мәсьәләсе дә игътибарсыз калмый. Бу көздә районның 14 мәктәбенә балаларны автобусларда, 21 мәктәп маршруты буенча йөртү каралган. 
Шулай итеп, яңа уку елына әзерлек район күләмендә үз вакытында, тиешле темпларда бара. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев