«Мин Гагарин, син татарин – без адашлар», – ди торган булган беренче космонавт якташыбыз Хәмәтгариф Сәйфиев турында
12 март көнне Теләнче Тамак авыл җирлеге өчен истә калырдай әһәмиятле вакыйга булды: 1962-1965 елларда Совет Армиясендә хезмәт иткәндә беренче космонавт Юрий Гагаринның шәхси шоферы булган Хәмәтгариф Хәмәтнәҗип улы Сәйфиев истәлегенә ул яшәгән йорт диварына мәгълүмати такта беркетелде.
Авылыбыз горурлыгы
Тантанага Гариф абыйны (Хәмәтгариф) күреп белгән, аралашкан, гомумән, аны хөрмәт иткән кешеләр җыелды. Авыл халкы өчен әлеге олы бәйрәмне район башлыгы Васил Хаҗиев башлап җибәрде. Ул бирегә җыелганнарга, аеруча балаларга мөрәҗәгать итеп, Гариф ага белән горурланырга чакырды.
Чыгыш ясаучылар арасында шулай ук Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов, Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссариат җитәкчесе Дамир Вәлиев, хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов та бар иде.
Тактаны каплаган ак җәймәне Гариф аганың ике кызы - Фирая белән Фәридә ачты. Әлеге мизгелне тагын да ямьләндереп, мәктәп укучылары космос турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Мәгълүмати такта ачу тантанасында шулай ук Гариф аганың яшьлек дусты Фәрит әфәнде Шакиров, хәтер янчыгын актарып, Гариф ага, аның гаиләсе, кызлары хакында матур сүзләр әйтте һәм авылдашларының исемен мәңгеләштерүдә катнашкан кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тантана азагында рәхмәт сүзләре белән Гариф аганың тормыш иптәше Долорес ханым чыгыш ясады: «Безнең өчен бик дулкынландыргыч та, шатлыклы да вакыйганы игътибарсыз калдырмадыгыз. Бу эштә катнашкан һәркемгә, бүген килгән кунакларга - һәрберегезгә зур рәхмәт», - диде ул.
Ничек гади авыл малае легендар шәхес Юрий Гагарин белән очрашкан?
Бу турыда безгә Гариф аганың тормыш иптәше Долорес ханым бәйнә-бәйнә сөйләде.
- Гариф тумышы белән Хуҗи авылыннан. Әтисе сугышка киткәндә әнисенең карынында калган ул. «Әти» сүзен әйтеп, ата җылысын тоеп үсәргә язмаган аңа. Гарифның әнисе Шәмселбаян апа зур авырлыклар белән үстергән аны. Сугыш еллары бит... Малай бәләкәйдән үк кул арасына керә башлый, әнисе өчен ышанычлы терәккә әверелә. Әнисендә булган барлык уңай сыйфатларны җыйган ул - тырыш, мәрхәмәтле, шул ук вакытта бик тыйнак. Хәрби бурычын үтәргә вакыт җиткәч, 20 яшьлек Гарифны Мәскәү янында урнашкан космонавтлар әзерли торган үзәккә җибәрәләр. Биредә ул шофер булып космонавтларны йөртә. Шул чорда Юрий Гагарин, Павел Попович, Валерий Быковский, Герман Титов, Валентина Терешкова кебек танылган шәхесләр белән таныша. 1964 елда Гариф Юрий Гагаринның шоферы булып урнаша. «Волга» машинасында йөрткән ул аны. Гариф Гагаринның искиткеч гади, эчкерсез кеше булуын һәрвакыт искә ала иде. «Мин Гагарин, син татарин - без адашлар, син авылдан, мин авылдан», - дип әйтә торган булган. Берничә тапкыр Гагаринның әти-әнисе яшәгән өйләренә дә кунакка бергә кайтканнар. «Гагаринның гаиләсе шундый ачык, кунакчыл», - ди иде ул. Аларның бергә йөргән юллары, эчкерсез әңгәмәләре күңелендә мәңгегә уелып калган иде. Хәрби хезмәтне тәмамлагач, Гагарин Гарифка үз вазыйфасында, янында калырга тәкъдим итә. Ләкин Гарифның әнисе каршы килә: «Улым, мин туган җиремне ташлап китмим», - ди. Гариф әнисен бик хөрмәт итте, әнисенең сүзе аның өчен бик мөһим иде. Туган җиренә кире әйләнеп кайткач, без аның белән кавыштык. 36 ел тигез тормыш кичердек, ике кызыбызны тәрбияләп үстердек. Гариф беркайчан да машина йөртү һөнәрен ташламады, озак еллар «Мәгариф» колхозында эшләде. Гагаринны йөрткән шофер буларак, аңа карата игътибар зур иде. Моңа карамастан, ул беркайчан да эреләнеп, мактанып йөрмәде, - диде ул.
Ил күләмендә танылган космонавтлар белән аралашып эшләгән, галәмгә беренче юл яручы Юрий Гагаринның шоферы булган, хәрби хезмәтен тәмамлагач, туган авылына кайтып, туган җирендә күп еллар үрнәк хезмәте белән абруй казанган Гариф аганың исеме авыл халкы күңеленнән югалмас. Җиң сызганып эшли дә, матур итеп яши дә белә торган заттан иде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев