«Мин Агрода»: Түбән Суыксу укучылары авыл хуҗалыгының киләчәгенә күз салдылар
Бүген Түбән Суыксу мәктәбе укучылары агросәнәгать һөнәрләре дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар!
Алар «Мин Агрода» экспозициясендә булдылар һәм авыл хуҗалыгында хезмәтнең никадәр кызыклы һәм перспективалы булуын үз күзләре белән күрделәр.
Балалар агрономнар һәм фермерлардан алып технологлар һәм инженерларга кадәр һөнәрләренең төрлелеге белән таныштылар.
Авыл хуҗалыгын югары технологияле һәм нәтиҗәле итә торган заманча технологияләр турында белделәр.
Ә иң мөһиме-барысы да интерактив форматта узды:
- уен,
- мастер-класслар,
- хәтта үзеңне АПК белгечләре ролендә сынап карау мөмкинлеге дә булды!
Укучылар: «Агросәнәгать комплексында эшлисем килә!» дигән фикер дә әйттеләр. Һәм без шулай булыр дип ышанабыз! Республиканың киләчәге – менә шушы максатчан балалар кулында бит.
Хыялларыгыз уңышлы тормышка ашсын! Ә без сезне туган җиребезне үстерүче профессионаллар рәтендә күрергә шат булачакбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев