Милек салымын түләү вакыты – 1 декабрьгә кадәр
Федераль закон нигезендә (23 ноябрь 2015 ел, №320-ФЗ) физик затлар өчен 2015 елгы милек салымнарын (җир, транспорт һәм физик затлар өчен милек салымы) түләү вакыты 1 декабрьгә кадәр дип билгеләнде.
Салым хезмәте сайтында «Налог на имущество физических лиц 2016» дигән махсус бүлек ачылды. Онлайн-сервистагы салым калькуляторы аша һәр кеше үзенең күпме cалым түләячәген исәпләп карый ала. Моның өчен милек объектының инвентаризация, кадастр бәясен, мәйданын, салым ставкасын белергә кирәк.
Салым түләүдән азат ителгән гражданнар исемлеге шундый ук. Әйтик, I, II, III группа инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, пенсионерлар салым түләүдән азат ителә. Ташламалар исә бары тик бер өйгә, бер фатирга, бер гаражга гына бирелә.
Башка физик затлар өчен, кадастр бәясенә карап салым түләүчеләргә, торак йортлар мөнәсәбәтендә вычетлар каралган: бер бүлмәгә 10 кв. метр, бер фатирга 20 кв. метр, торак йортка 50 кв. метр.
Салым органнары Росреестр тәкъдим иткән мәгълүматларга һәм җирле үзидарә органнары тәкъдим иткән ставкалар һәм ташламаларга карап, салым исәпли.
Милекнең кадастр бәясе күләмен гражданнар Росреестр сайтыннан карап белә ала.
Шәхси кабинетта теркәлгән гражданнарга салым турында белдерү кәгазе электрон юл белән генә җибәрелә. Почта аша салым турында кәгазь килми! Бу сервис аша акча түләргә дә була. Салым турында белдерү кәгазендә төгәлсезлекләр бар икән, бу турыда салым органына хәбәр итү сорала.
Милек салымы исәпләү, салым кәгазе алмау белән бәйле сораулар барлыкка килсә, физик затлар Яр Чаллы шәһәре, Железнодорожниклар урамы, 17нче йорт адресы буенча урнашкан инспекциягә мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев