Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Микрозаймга кредит каникулы бирелә

ТР Икътисад министрлыгы каршындагы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды бизнеска гамәлдәге микрозаймнар килешүләре буенча кредит каникуллары бирәчәк. Карар санкция шартларында бизнеска финанс йөкләнешен киметү өчен кризиска каршы республика чаралары пакеты кысаларында кабул ителгән. Гамәлдәге микрозайм килешүләре буенча кредит каникуллары түләүләрне 6 айга кадәр туктатып тору мөмкинлеге бирә. 

Программа шартлары буенча, кредит каникуллары тәмамлангач, кичектерелгән процентлар суммасы төп бурычка өстәлә. Шуннан соң түләү графигын яңадан исәплиләр. Әлеге чаралар гаризаи характерда. Алардан файдалану өчен Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондына 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гаризаны 70 тән артык тармакта эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр бирә ала. Аларның тулы исемлеге РФ Хөкүмәтенең 337 нче номерлы карарында күрсәтелгән. Бүгенге көндә фонд тарафыннан 82 млн сумнан артык кредит каникуллары бирүгә 29 мөрәҗәгать канәгатьләндерелгән, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев