Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәмәгать тыңлаулары үтә

Хайваннар дөньясыннан рациональ файдалану максатыннан, әйләнә-тирә мохиткә тәэсирен бәяләү кысаларында, Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм аннан файдалану идарәсе республика территориясендә 2016-2017 елларның ау сезонында ау ресурсларын алу күләмен нигезләү материалларын әзерли. Материалларның якынча варианты буенча тәкъдимнәрне һәм фикерләрне гражданнар, юридик затлар һәм иҗтимагый оешмалар ТРХайваннар дөньясы объектларын саклау...

Хайваннар дөньясыннан рациональ файдалану максатыннан, әйләнә-тирә мохиткә тәэсирен бәяләү кысаларында, Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм аннан файдалану идарәсе республика территориясендә 2016-2017 елларның ау сезонында ау ресурсларын алу күләмен нигезләү материалларын әзерли.

Материалларның якынча варианты буенча тәкъдимнәрне һәм фикерләрне гражданнар, юридик затлар һәм иҗтимагый оешмалар ТРХайваннар дөньясы объектларын саклау һәм аннан файдалану идарәсенә 2016 елның 22 мартына кадәр 420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29нчы йорт адресы буенча яки ojm@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә була.

Материалларны дәүләт экологик экспертизасына әзерләү кысаларында Тукай муниципаль районы башкарма комитеты әлеге мәсьәлә буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрә. Чара 22 мартта 10.00 сәгатьтә район хакимияте бинасында (Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт) уза.

Әйләнә-тирә мохиткә тәэсирне бәяләүнең якынча материаллары белән ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм аннан файдалану идарәсенең http://ojm.tatar.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев