Яңалыклар

Мөфтият Татарстанда Гошер көне игълан итә

Барлык мөхтәсибәтләрдә гошер сәдакасы җыю оештырылачак һәм халыкның мохтаҗ катламы азык-төлек белән тәэмин ителәчәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бу атнаның шимбәсендә – 2018 елның 29 сентябрендә – Татарстан Республикасында Гошер көне игълан итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык мөхтәсибәтләрдә гошер сәдакасы җыю оештырылачак һәм халыкның мохтаҗ катламы азык-төлек белән тәэмин ителәчәк. Гошер сәдакасы республика районнарындагы үзәк мәчетләрдә кабул ителәчәк.

Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелгән.
 

 


Нет комментариев