Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Меренгалы торт

200 грамм йомырка агына (5-6 йомырка) бер чеметем тоз салып куыклар барлыкка килгәнче кабартабыз. 300 грамм шикәр комы салабыз, тагын ныклап кабартабыз. 1 аш калагы лимон согы салабыз. 

Духовканы кызу итмичә генә җылытабыз. Әгәр духовка газ белән эшләсә, аска буш таба куябыз. Безе саласы табага башта пергамент кәгазе, аннары силикон коврик җәябез. Шуның өстенә безе салабыз. Аны табаны тутырып һәм юка итеп салырга кирәкми. 
Безены сүрән утта 20-24 минут пешерәбез. Духовканың температурасы 170 градустан артмаска тиеш. 
Крем өчен 140 грамм эремчекле чыр, 20-25 грамм шикәр пудрасы кирәк. 
Эчлек өчен банан, әстерхан чикләвеге кирәк. 
Соңыннан кедр чикләвеге, банан, кура җиләге белән бизисе. 
Гүзәл Миңнеханова.
Чаллы шәһәре. 
/Фото Гүзәл Миңнехановадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев